Атлар яратучы әби
Карасу авылында яшәүче Гиматдинова Минҗамал Мингата кызына апрель аенда 85 яшь тула.
Әмма аның җилдән-җитез йөрүенә күпләр кызыгырлык әле. Читтән ярдәм көтмичә, болын хәтле өйдә үз көнен үзе күреп яшәп ята, район үзәгендә яшәүче балаларында да еш кунак була ул. Хәтере дә бик әйбәт аллага шөкер, үткән елларын искә төшерә...