Район башлыгы Кубогын бирмәделәр
Үткән шимбәдә республиканың алты районы көрәшчеләре Аксубай районы башлыгы Кубогына көч сынаштылар.
Татар-башкорт спорт көрәшендә 1998 елда туган һәм яшьрәкләр катнашты. Ярышларда катнашучылар сигез авырлык төркеменә бүленделәр һәм шуларның җидесендә Аксубай көрәшчеләре үзләрен иң көчлеләр итеп күрсәттеләр. Егетләрнең бишесе Айнур Төхвәтуллин, Салават Вәлиуллин, Илнар Гелметдинов, Рәҗәп Мифтәхов һәм Александр Крайнов...