Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төрлесеннән

Ветераннар сафта

Шимбә көнне эчке эшләр бүлегендә бүлек ветераннарының отчет җыелышы үтте. Район үзәгендә бу элеккеге 46 милиционерны берләштергән иң эре ветеран оешмаларының берсе. Аларның иң өлкәненә - 75, иң яшенә 40 яшь. ОВД пенсионерларының күбесе лаеклы ялга чыккач үзләрен башка өлкәләрдә сынап карасалар да, аларны уртак мәсьәләләр, мәнфәгатьләр берләштерә. Бу көннәрдә...

Шимбә көнне эчке эшләр бүлегендә бүлек ветераннарының отчет җыелышы үтте.


Район үзәгендә бу элеккеге 46 милиционерны берләштергән иң эре ветеран оешмаларының берсе. Аларның иң өлкәненә - 75, иң яшенә 40 яшь.
ОВД пенсионерларының күбесе лаеклы ялга чыккач үзләрен башка өлкәләрдә сынап карасалар да, аларны уртак мәсьәләләр, мәнфәгатьләр берләштерә. Бу көннәрдә үткән бүлек ветераннарының гомуми җыелышы моны тагын бер кат раслады. Дистә еллар эчке эшләр бүлегендә хезмәт иткән ветераннар үзләре эшләгән оешмага тугры калалар. Монда район бүлеге тарихына ихтирам белән якын киләләр. Җыелыш әлеге якты дөньядан киткән коллегаларын бер минутлык тынлык белән искә алудан башланды.
ОВД ветераннары советы рәисе Шамил Сәхабетдинов ветераннар советы эшчәнлеге турында доклад белән чыкты. Совет бер елга билгеләнгән барлык чараларны үтәгән. Шуның белән бергә, юбилярлар да, вафат булган пенионерларның гаиләләре дә, авыру ветераннар да игътибарсыз калмады. Иң мөһим мәсьәләләрнең берсе - яшьләр белән эшләү, яшь коллегалар белән кыйммәтле бай тәҗрибә белән уртаклашу һәм яшүсмерләр арасында хокук бозуларны кисәтү буенча эш алып бару. Рәмзия Бакирова җыелучылар алдында үткән ел бюджеты (ә ул пенсионерлардан кергән взнослар хисабына туплана) турындагы отчет бирде. Ирек Сәлахов агымдагы елга ветераннар оешмасы эшенең план проекты белән таныштырды. Төп эшләр - балигъ булмаганнар белән эшләү, вафат булган ОВД ветераннары гаиләләренә ярдәм итү, көнкүреш проблемаларын хәл итүдә ярдәм күрсәтү максатында өлкән яшьтәге пенсионерларның өйләрендә булу, олы бәйрәмнәрне бергәләп билгеләп үтү, ветераннар коллективының Биләргә Изге Чишмәгә баруын оештыру. Әлеге план проекты хупланды һәм бер тавыштан кабул ителде.
Балигъ булмаганнар эше буенча өлкән инспектор Игорь Белов җыелышта бүгенге көндә килеп туган балалар җинаятьчелегенә бәйле хәл турында сөйләде (2011 елда яшүсмерләр тарафыннан 37 җинаять кылынган). ОВД пенсионерлары бүгенге полиция хезмәткәрләренә әлеге балалар белән профилактик эш алып баруда ярдәм итәргә карар кылдылар, аларны шефлыкка алдылар. Һәр яшүсмер аерым ветеранга беркетелде.
ОВД начальнигы Сәлихҗан Сафин отчет җыелышына йомгак ясап, ветеранга эштә ярдәм иткәннәре өчен рәхмәт белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Аксубай эчке эшлђр бњлеге ветераннары