Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төрлесеннән

Таләп үтәлгән

Игорь Семеновны армиягә озатканда әти-әнисе аның намуслы хезмәт итүен телиләр һәм улларының биткә кызыллык китермәвенә ышаналар. Шул көннән алып елга якын вакыт үткән. Бүген өйдә улларының кайтуын түземсезлек белән көтәләр. Игорьнең ничек хезмәт итүе турында рота командиры исеменнән аның ата-анасына юлланган рәсми хат аша белеп була. "Хөрмәтле Галина Николаевна һәм...

Игорь Семеновны армиягә озатканда әти-әнисе аның намуслы хезмәт итүен телиләр һәм улларының биткә кызыллык китермәвенә ышаналар.


Шул көннән алып елга якын вакыт үткән. Бүген өйдә улларының кайтуын түземсезлек белән көтәләр. Игорьнең ничек хезмәт итүе турында рота командиры исеменнән аның ата-анасына юлланган рәсми хат аша белеп була.
"Хөрмәтле Галина Николаевна һәм Юрий Михайлович! Сезгә улыгызга лаеклы тәрбия бирүегез һәм РФ Кораллы Көчләр сафында хезмәт итүгә яхшы әзерләвегез өчен чын күңелдән рәхмәт белдерәм, - диелә хатта. Игорь бүлекчә коллективында үзен уңай яктан күрсәтте, командование һәм хезмәттәшләре арасында абруй казанды.
Кече сержант Игорь Семенов материаль-техник тәэмин итүдә җаваплы... Соңгы кыр артиллерия өйрәнүләре вакытында кече сержант Семенов иң яхшы белгечләрнең берсе итеп танылды. Сез улыгыз белән горурлана аласыз. Галина Николаевна һәм Юрий Михайлович! Игорьны кешелекле һәм үз Ватанының патриоты итеп тәрбияләп үстергәнегез өчен Сезгә зур рәхмәт!..." Игорь ата-анасының таләбен үтәгән һәм тиздән ул үзе хезмәт иткән ерак Амур өлкәсеннән туган йортына әйләнеп кайтачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев