Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төрлесеннән

Сорагыз–җавап бирәбез

Әгәр Сез балигъ булмаганнарга алкоголь продукциясе сату шаһиты булсагыз, сезнең йорт янәшәсендәге кибеттә тәүлекнең теләсә кайсы вакытында алкоголь белән сату итәләр, ә аның сыйфаты зур шик уята икән, сезнең күршеләрегез көмешкә куу һәм сату эшен җайга салганнар һәм «сәламәтлекләрен ныгытырга» теләүчеләр сезнең йортны һәм подъездны камап алсалар битараф калмагыз. Гражданлык...

Әгәр Сез балигъ булмаганнарга алкоголь продукциясе сату шаһиты булсагыз, сезнең йорт янәшәсендәге кибеттә тәүлекнең теләсә кайсы вакытында алкоголь белән сату итәләр, ә аның сыйфаты зур шик уята икән, сезнең күршеләрегез көмешкә куу һәм сату эшен җайга салганнар һәм «сәламәтлекләрен ныгытырга» теләүчеләр сезнең йортны һәм подъездны камап алсалар битараф калмагыз.


Гражданлык хисе күрсәтегез һәм Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органының «кайнар линия» телефоны буенча чылтыратыгыз. Сезнең бер генә мөрәҗәгатегез дә игътибарсыз калмаячак. Без шулай ук «Этил спирты, алкоголь һәм спиртлы эчемлекләр җитештерү һәм аның әйләнешен җайга салу һәм алкоголь продукциясен куллануны (эченү) чикләү турында»гы Федераль закондагы үзгәрешләргә бәйле сораулары булган хуҗалык итүче субъектлардан да чылтыратулар көтәбез. Сыра сату һәм декларация ясау, алкоголь продукциясе сату вакытын чикләү, лицензияләү мәсьәләләренә бәйле сорауларыгыз булса, читенсенеп тормагыз, сорагыз.
Норматив актка кагылышлы дөрес фикер йөртмәү еш кына штраф санкцияләре сыйфатында җитди нәтиҗәләргә китерергә мөмкин.
Сезнең бер чылтыратуыгыз хокук бозуны булдырмый калырга мөмкин.
Чылтыратыгыз. Безнең телефоннар. (8555) 36-63-85 яки 2-88-56.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев