Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төрлесеннән

Пәйгамбәребез хөрмәтенә концерт

Районда Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәламның туган көненә багышланган ислам концерты үткәрелде. Аны район мәчете имам-мөхтәсибе Равил хәзрәт Зөфәров һәм мәдәният бүлеге җитәкчесе Ришат Сруртдинов инициативасы буенча Казан шәһәреннән килгән «Рәйан» төркеме оештырды. "Рәйан" гарәпчәдән "ураза тотучылар өчен җәннәт капкасы"дигән мәгънәгә ия. 2009 елда оешкан әлеге төркемнең җырчылары-Вәли һәм Азат. Азат Адиев...

Районда Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәламның туган көненә багышланган ислам концерты үткәрелде.


Аны район мәчете имам-мөхтәсибе Равил хәзрәт Зөфәров һәм мәдәният бүлеге җитәкчесе Ришат Сруртдинов инициативасы буенча Казан шәһәреннән килгән «Рәйан» төркеме оештырды. "Рәйан" гарәпчәдән "ураза тотучылар өчен җәннәт капкасы"дигән мәгънәгә ия. 2009 елда оешкан әлеге төркемнең җырчылары-Вәли һәм Азат. Азат Адиев - безнең якташыбыз Яңа Ибрай авылы егете.
Бу көнне Мәдәният йорты залы шыгрым тулы иде. Концерт Равил хәзрәтнең вәгазь укуы белән башланып китте. Аннан соң сәхнәдән Аллаһы Тәгаләгә һәм Пәйгамбәребезгә багышланган мактау җырлары яңгырады, коръән сүрәләре укылды. Тамашачылар да тик кенә утырмадылар, төрле сорауларга җавап биреп, бүләкләр алдылар.
Бәйрәмдә балалар да игътибардан читтә калмадылар, сәхнәгә менеп үзләренең татарча матур итеп сөйләшә белүләрен күрсәттеләр.
Чара тәмамлангач, район башлыгы Камил Гилманов артистларга шундый эчтәлекле конңерт күрсәткәннәре өчен рәхмәт белдерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев