Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төрлесеннән

Проблемалар төрле

Тагын ике авыл җирлегендә муниципаль берәмлек совет утырышлары үтте. Әлеге көнне Савруш һәм Урмандеево авыл җирлекләрендә 2011 елда башкарылган эшләргә йомгак ясадылар һәм агымдагы елга бурычлар билгеләнде. Гражданнар белән очрашуга район башлыгы Камил Гилманов җитәкчелегендә районның барлык хезмәтләре җитәкчеләре килде. Очрашу Савруш авыл җирлегендә, Яңа Савруш авылында башланды. Җыелучылар алдында...

Тагын ике авыл җирлегендә муниципаль берәмлек совет утырышлары үтте.


Әлеге көнне Савруш һәм Урмандеево авыл җирлекләрендә 2011 елда башкарылган эшләргә йомгак ясадылар һәм агымдагы елга бурычлар билгеләнде. Гражданнар белән очрашуга район башлыгы Камил Гилманов җитәкчелегендә районның барлык хезмәтләре җитәкчеләре килде.
Очрашу Савруш авыл җирлегендә, Яңа Савруш авылында башланды. Җыелучылар алдында авыл җирлеге башлыгы Андрей Кузьмин чыгыш ясады. Аның сүзләренә караганда, соңгы елда бик күп эшләр башкарылган, авылда «Уяв» үткәрелгән, мәктәп түбәсен ремонтлаганнар. Район юл хезмәткәрләре ярдәме белән авыл юлына вак таш салынган. Иң мөһиме, район һәм депутат Игорь Шугаев ярдәме белән суүткәргеч сузылган. Ул һәр өйгә тоташтырылган һәм әлеге эш быел да дәвам итәчәк. Җирлекнең барлык авылларында да сыерларда лейкоз авыруына каршы көрәш алып барыла. Һәр яз һәм көз мөгезле эре терлекләрдән әлеге авыруны ачыклауга анализ алына. Авыру терлек гомуми көтүгә кертелми. Әйтергә кирәк, әлеге авыл җирлеге шәхси секторда сөт җыю буенча иң алдынгысы.
Быел тагын да күбрәк эшләр башкару планлаштырыла. Мисалга, Савруш мәктәбендә тәрәзәләрне аламаштырырга кирәк, Түбән Саврушта балалар бакчасы юк. Ә Васильевкада район башлыгы гражданнар җыенын аерым үткәрергә боерды, чөнки анда проблемалар күп тупланган.
Шулай ук халык алдында участок инспекторы, полиция өлкән лейтенанты Руслан Хөснетдинов та чыгыш ясады, халык тарафыннан аның эшенә уңай бәя бирелде.
«Аксубай Продкорпорация» ООО генераль директоры сүзләренә караганда, быел авыл җирлеге территориясендә фермалар үзгәртеп корылган, ә бу өстәмә эш урыннары булдыру мөмкинлеге бирә.
Ә Урмандеево авыл җирлегендә совет утырышы тискәре мохитта үтте дияргә була. Монда ел саен бер үк төрле проблемалар күтәрелә, ә бу үз чиратында авыл җирлеге җитәкчелегенең тиешле дәрәҗәдә эшләмәве турында сөйли. Ә бит килеп туган мәсьәләләрнең күпчелеген урыннарда да хәл итеп була. Урмандеево авыл җирлегендә мөгезле эре терлекләр арасында лейкоз авыруы киң таралган. Моңа шәхси хуҗалыкларда асралучы терлекләрнең ирекле утлап йөрүе сәбәп була һәм бу сыерлар баш санының кимүенә китерә. Шул ук вакытта, тырыш гражданнар үз эшләрен ачалар, шулай да тамырдан урман алуга бәйле проблемалар туып тора әле.
Әлеге авыл җирлегендә проблемаларның күпчелеге район җитәкчелеге ярдәме белән хәл ителәчәк. Шулай итеп, Камил Камалович үз чыгышында Сидул Ерыклы авылында юл төзелеше эшләренең башлануын билгеләп үтте. Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан әлеге юл төзелешенә 70 миллион сумнан артык акча бүлеп бирү турындагы хатка имза куелган. Заряда су үткәргеч сузу эшләре төгәлләнәчәк. Җирлеккә янгын машинасы бүлеп бирелгән, ә ул Савгачта урнашачак. Фельдшерлык хезмәте күрсәтү проблемасы да хәл ителә. Район башлыгы шулай ук гаилә фермалары, КФХ лар оештырырга теләүчеләргә ярдәм күрсәтеп, эшсезлек проблемасын хәл итәргә вәгъдә бирде.
Гражданнар Советы утырышы авыл җирлекләренең иң актив кешеләренә Рәхмәт хатлары тапшыру белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Урмандеево авыл җирлеге Савруш авыл җирлеге