Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төрлесеннән

Проблемалар хәл итәрлек

Чәршәмбе көнне Беловка һәм Иске Үзи җирле үзидарәләрендә утырышлар булып үтте, анда авыл җирлекләре башлыклары гражданнар алдында 2011 елда башкарылган эшләр турындагы отчет белән чыгыш ясадылар һәм 2012 елга бурычлар билгеләделәр. Утырыш эшендә район башлыгы Камил Гилманов, район үзәгенең күп кенә предприятиеләре һәм учреждениеләре җитәкчеләре катнашты. Әлеге территориядә барлык социаль...

Чәршәмбе көнне Беловка һәм Иске Үзи җирле үзидарәләрендә утырышлар булып үтте, анда авыл җирлекләре башлыклары гражданнар алдында 2011 елда башкарылган эшләр турындагы отчет белән чыгыш ясадылар һәм 2012 елга бурычлар билгеләделәр.


Утырыш эшендә район башлыгы Камил Гилманов, район үзәгенең күп кенә предприятиеләре һәм учреждениеләре җитәкчеләре катнашты.
Әлеге территориядә барлык социаль учреждениеләр эшли. Бары тик Беловка авыл җирлегендә дүрт-ФАП, барлык авылларда да- клублар, зур авылларда балалар бакчалары эшләп килә. Монда булган мәктәпләрне оптимальләштерү мәсьәләсе килеп тумаган. Иске Үзи мәктәбе-укучыларга белем бирү һәм чыгарылыш укучыларын югары уку йортларына укырга керергә хәзерләү, Беловка һәм Иск Үзи авыл клубларының мәдәният хезмәткәрләре милли культураны саклап калу һәм үстерү планында район башлыгы тарафыннан югары бәя алдылар. Торак пунктларны төзекләндерү планында авыл башлыклары һәм халык тарафыннан зур эшләр башкарылган. Җирлекләрдә табыш өлешен тулыландыру өстендә яхшы эш алып барылган, авыл клубларын үз хисапларына ремонтлыйлар, ведомстводагы учреждениеләр дә алар өстендә.
Монда спонсорлар белән дә эшли беләләр, аларны җәлеп итү бәрабәренә чишмәләр, зиратлар төзекләндерелә, буалар, чиркәүләр тәртиптә тотыла. Иске Үзи урта мәктәбе каршындагы минифермага да уңай бәя бирелде. Иске Үзидә шәхси торак төзелешенең актив алып барылуы да шулай ук уңай яктан билгеләп үтелде. 2011 елда 5 йорт төзелгән, 10 торак йорт тәмамлану стадиясендә, тагын 8 йортка нигез салынган.
Әмма әлеге ике җирлектә дә югарыда телгә алынган уңай үсеш динамикасы белән беррәттән халыкның демография хәле кискен кала бирә. Беловка авыл җирлеге территориясендә эшсезлек проблемасы тулысынча хәл ителмәгән. Бүгенге көндә башлангыч мәктәп, балалар бакчасы, ФАП ны үз канаты астына алган Беловка авыл мәдәният йортының түбәсен алмаштыру таләп ителә, шулай ук Сергеевка һәм Алексеевка авыл клубларына да ремонт кирәк. Халык тарафыннан җирле властька карата су белән тәэмин итү, җир пайларын оформить итү һәм арендага түләү, Беловкада Сөлчә елгасы аша күперне ремонтлау, Иске Үзидә зират территориясен төзекләндерү мәсьәләләре күтәрелде. Район башлыгы Камил Гилманов сүзләренә караганда, әлеге проблемаларның барысы да диярлек җирле дәрәҗәдә хәл ителерлек. Ә быел Федоровка һәм Алексеевкага кадәр асфальт юл төзү планлаштырыла, Сергеевка авылы 2013 планына кертелгән.
Җыелучылар алдында ОВД ның участок инспекторлары, җирле бюджет оешмалары җитәкчеләре отчет белән чыгыш ясадылар. Авыл җирлеге башлыклары Илсур Мәхмүтов һәм Надежда Аидова үз эшләренә карата уңай бәя алдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев