Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төрлесеннән

Проблемалар бар әле

Авыл җирлеге Советларының киңәйтелгән утырышлары тәмамланды. Соңгы тапкыр алар дүрт муниципаль берәмлектә үтте. Шуны билгеләп үтәргә кирәк, әлеге җирлекләрдә, эшсезлек проблемасы хәл ителгән дияргә була. Бу "ВАМИН-Аксу" ООО җитәкчелегендәге инвестор тырышлыгы. Әлеге агрофирма шулай ук авылларда социаль проблемаларны хәл итүдә дә булышлык күрсәтә. МЮД авыл җирлегендә, җирлек башлыгы Фәрит Баймөхәммәтов...

Авыл җирлеге Советларының киңәйтелгән утырышлары тәмамланды.


Соңгы тапкыр алар дүрт муниципаль берәмлектә үтте. Шуны билгеләп үтәргә кирәк, әлеге җирлекләрдә, эшсезлек проблемасы хәл ителгән дияргә була. Бу "ВАМИН-Аксу" ООО җитәкчелегендәге инвестор тырышлыгы. Әлеге агрофирма шулай ук авылларда социаль проблемаларны хәл итүдә дә булышлык күрсәтә.
МЮД авыл җирлегендә, җирлек башлыгы Фәрит Баймөхәммәтов чыгышыннан билгеле булганча, күп эшләр башкарылган - су белән тәэмин итүгә бәйле эшләр үткәрелгән, Иске Мокшинода чишмәне төзекләндерү буенча проект эшләнгән, эшләр башланган, зират, көнкүреш калдыкларын түгү урыны тәртипкә китерелгән. Район җитәкчелеге ярдәме белән икенче янгын машинасы өчен җылы блок төзү тәмамланып килә. Район башлыгы Камил Гилманов билгеләп үткәнчә, Пионерга кадәр юл төзү мәсьәләсе хәл ителгән. Камил Камалович, автобус хәрәкәте җайга салыначак, гамәлдә булган барлык программалар да монда эшләячәк дип вәгъдә итте.
Сөнчәле авыл җирлеге Советының киңәйтелгән утырышы халыкның актив катнашында үтте. Җыелучылар алдында авыл җирлеге башлыгы Ирина Крайнова чыгыш ясады. Аның сүзләренә караганда, экономияләү максатларында Сөнчәледә исәп буенча бишенче электр линиясе үтәкрелгән, утны сүндерү өчен фотореле урнаштырылган. Шул ук вакытта Кече Сөнчәледә электр линияләрен ремонтлау таләп ителә, клуб һәм ФАПны үзгәртеп төзергә кирәк. Су белән тәэмин итү мәсьәләсе дә ачык кала бирә. Депутат Юныс Хәмидуллин чиркәү өчен чаң сатып алуда ярдәм итәргә вәгъдә бирде.
Карасу авыл җирлегендә гражданнар җыены авыл мәктәбендә үтте. авыл җирлеге башлыгы Фәнгат Идиятуллин сүзләренә караганда, үткән ел биредә социаль объектларны оптимальләштерү үткәрелгән. Мәктәп бинасына авыл советы һәм китапханә күчкән, бу акча средстволарын экономияләү мөмкинлеге биргән, санкцияләнмәгән чүплек юкка чыгарылган, "ВАМИН-Аксу" ООО ярдәме белән күпер төзү дәвам итә, авыл үзәгендә парк булдырылган. Биредә халык мөгезле эре терлек асрый һәм шуңа сөт җитештерү буенча иң эре җирлекләрнең берсе санала.
Трудолюбово авыл җирлегендә үткән киңәйтелгән утырышта Лениногорскгаз начальнигы Әнәс Вәлиев катнашты. Трудолюбово авыл җирлеге башлыгы Рәис Яһудин үз чыгышында мөһим бурычларга тукталды. Авыл җирлегендә күп эшләр башкарылган, әмма хәл ителмәгән мәсьәләләр дә аз түгел. Бу, беренче чиратта, медпунктны фельдшерлар белән тулыландыру, автобус тукталышы төзү.
Камил Гилманов сүзләренә караганда, элеккеге колхоз идарәсе бинасын ФАП итеп үзгәртеп корырга, ә фельдшерлык пунктын медперсоналга торак итеп үзгәртергә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: МЮД,Карасу,Сөнчәле,Трудолюбово авыл җирлеклђре