Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төрлесеннән

Оста куллы кыз

Аксубай лицееның алтынчы сыйныф укучысы Аида Глезденованың эше яңа ел тематикасы буенча кулланма сәнгать конкурсына куелган кул эшләре арасында иң яхшысы дип табылды. Сәйләннән үреп ясалган, түбәсенә кызыл йолдызчык куелган һәм вак төймәләрдән ясалган мишура белән бизәлгән чыршы күргәзмә дәвамында күпсанлы халыкны үзенә җәлеп итеп торды. Әлеге иҗат җимешен ясау...

Аксубай лицееның алтынчы сыйныф укучысы Аида Глезденованың эше яңа ел тематикасы буенча кулланма сәнгать конкурсына куелган кул эшләре арасында иң яхшысы дип табылды.


Сәйләннән үреп ясалган, түбәсенә кызыл йолдызчык куелган һәм вак төймәләрдән ясалган мишура белән бизәлгән чыршы күргәзмә дәвамында күпсанлы халыкны үзенә җәлеп итеп торды.
Әлеге иҗат җимешен ясау өчен оста куллы кызчыкка ике атна вакыт кирәк булган. Шуның өстенә ул Балалар сәнгать мәктәбендә сәнгать һәм хореография бүлекләренә, фортепьяно классына йөрергә дә, мәктәптә гел бишле билгеләренә генә укырга да өлгерә.
Безгә музейда һәм ДШИда әйтүләренчә, Аида хезмәт сөючән һәм җаваплы укучы. Һәр конкурска яки күргәзмәгә ул һәрвакыт зур осталык белән ясалган нинди дә булса кызыклы яңалык алып килә. Ә безнең белән сөйләшкәндә ул үзенең барлык казанышларында да әнисе - Марина Васильевнаның һәм укытучыларының да хезмәт өлеше булуын искәртте, ә кулланма сәнгатьтәге уңышларына килгәндә, ул ДШИның сәнгать бүлеге укытучылары Кристина Серкова һәм Әлфия Нурхамәтовага рәхмәтле. Үзенең буш вакытын күпләргә үрнәк итеп оештыра белгән әлеге кызчыкның бар эшкә дә вакыты җитә, шуның өстенә ул үзенең иҗаты белән тирә-юньдәгеләрнең дә күңелләрен күтәрә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Иң яхшысы дип табылды