Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төрлесеннән

Хезмәтләре мактаулы

Бу көн почта хезмәткәрләре өчен елның иң киеренке көнедер, мөгаен. Чөнки хат ташучыларның газета-журналлар тарату, коммуникация хезмәтләре өчен түләү алу һәм башка төр вазыйфаи эшләреннән башка төрле басмаларга яздыру эше дә өстәлә. Төрледән-төрле россия, республика басмалары белән беррәттән рус, татар, чуваш телләрендә чыга торган район газетасы да төп урынны алып...

Бу көн почта хезмәткәрләре өчен елның иң киеренке көнедер, мөгаен. Чөнки хат ташучыларның газета-журналлар тарату, коммуникация хезмәтләре өчен түләү алу һәм башка төр вазыйфаи эшләреннән башка төрле басмаларга яздыру эше дә өстәлә.


Төрледән-төрле россия, республика басмалары белән беррәттән рус, татар, чуваш телләрендә чыга торган район газетасы да төп урынны алып тора. Хат ташучылар авылдашлары район вакыйгаларыннан һәрвакыт хәбәрдар булсыннар өчен, күп көч куялар. Күп очракта газетага яздыруны өйләрендә үк башкаралар. Клиент өчен дә уңайлы, почтада чират торып вакытын үткәрми, хат ташучының да подписка буенча күрсәткече югары күтәрелә.
Иске Тимошкино почта бүлеге коллективы тулысы белән яңа эшли башлаган хезмәткәрләрдән тора. Шуңа күрә бүген алар өчен бик авыр вакытлар әлегә. Бүлек начальнигы булып эшләүче Надежда Бурмисова бу вазыйфада берничә ай гына эшли әле. Хат ташучыларның да бу өлкәдә тәҗрибәләре бик аз. Әмма бу зур авылга һәм шулай ук Сергеевка, Медянка поселокларына хезмәт күрсәтүче Елена Синцова, Наталья Яшмурзина, Мария Чугунова үз бурычларын намус белән үтәп, авыл халкы арасында хөрмәт казанырга өлгергәннәр инде.
-Авыл халкы иң беренче чиратта сезнең газета белән кызыксына, - дип сөйли почта бүлеге мөдире Надежда Бурмисова. -без дә үз чиратыбызда, мөмкин кадәр күбрәк яздырту өчен тырышачакбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев