Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төрлесеннән

Эшне бәяләү төрлечә

Дүшәмбе, 30 гыйнварда үткән Иске Ибрай һәм Яңа Ибрай авыл җирлекләренең вәкаләтле органнары утырышы халыкның тормыш дәрәҗәсен яхшырту өчен авыл җирлекләре башлыклары тарафыннан барысы да эшләнмәвен күрсәтте. Иске Ибрай авыл җирлегеннән аермалы буларак, Яңа Ибрайда үткән Совет утырышында авыл халкы һәм аксакаллар күпләп катнашты, җирлек башлыгы Фәһим Кәбиров отчеты тыңланганнан...

Дүшәмбе, 30 гыйнварда үткән Иске Ибрай һәм Яңа Ибрай авыл җирлекләренең вәкаләтле органнары утырышы халыкның тормыш дәрәҗәсен яхшырту өчен авыл җирлекләре башлыклары тарафыннан барысы да эшләнмәвен күрсәтте.


Иске Ибрай авыл җирлегеннән аермалы буларак, Яңа Ибрайда үткән Совет утырышында авыл халкы һәм аксакаллар күпләп катнашты, җирлек башлыгы Фәһим Кәбиров отчеты тыңланганнан соң, аның эшенә район башлыгы тарафыннан гына түгел, чыгыш ясаучы гражданнар тарафыннан да югары бәя бирелде. Яңа башлык әлеге вазифада елдан артык кына эшләсә дә, үзен авылда тупланган проблемаларны хәл итүдә яхшы яктан күрсәтергә өлгерде. Ул торак пункт янындагы санкцияләнмәгән чүплеккә нокта куйды. Үләт базын төзүне үз өстенә алды, әлеге эш быел да дәвам итәчәк. Авыл урамнарын, зират, суэтем башнялары төзекләндерелә. Җир астына 15 куб су сыйдырышлы янгын сыешлыгы урнаштырылган. Суэтем башняларын паспортлаштыру үткәрелгән. Тагын шунысы шатлыклы, район җитәкчелеге авыл мәдәният йорты түбәсен алмаштыруга республика казнасыннан 1,5 миллион сум акча бүлеп бирүгә ирешкән. Үз чиратында, халык та авыл җирлеге башлыгы отчетын тикшерүдән читтә калмады. Гражданнар чыгышы барышында төне буена эшләүче җирле бар эшен чикләү, агрофирма тарафыннан авыл җирлеге карамагына бульдозер, ДТ-75 чылбырлы тракторы бүлеп бирү, чишмәне ремонтлау һәм тәртиптә тоту, урам борылышларын кардан чистарту, терлекләрнең ирекле утлап йөрүе һәм су белән тәэмин итү мәсьәләләре күтәрелде.
Ә менә Иске Ибрай авыл җирлеге утырышы район җирлеге һәм халык тарафыннан җирлек башлыгы Минәхмәт Зиннуров, участок хастаханәсе хезмәткәрләре адресына тәнкыйть белдерүдән башланды. Әлегә бу, үткәрелгән сигез утырыштан, авыл халкы актив катнашмаган бердәнбер утырыш. Утырышта чыгыш ясаган һәр кеше авылны су белән тәэмин итү мәсьәләсен күтәрде. Ә бу уңайдан борчылыр урын бар. Иске Ибрайда яшәүчеләрнең күбесе үткән ел «Чиста су» федераль программа линиясе буенча төзелгән яңа су үткәргеч төзелешен көтеп ала алмаганнар. Намуссыз подрядчы үзенә йөкләнгән эшне тулы күләмдә үтәмәгән килеш өч миллион сум акчаны үзләштергән. Дөресен генә әйткәндә, ул үз артыннан ачык чокырлар гына калдырып, авыл җирлегенең борынына чиерткән. Район башлыгы билгеләп үткәнчә, бүген әлеге мәсьәлә буенча хокук саклау һәм күзәтү органнары шөгыльләнә, авылның әлеге өлешен су белән тәэмин итү агымдагы елның июнь аена кадәр хәл ителәчәк. Авыл халкыннан су белән тәэмин иткән өчен акча җыю мәсьәләсе ачык кала бирә. Чыгыш ясаучы гражданнарның күпчелеге балаларга боз шугалагы төзү, урман посадкаларына, юл тирәләренә чүп ташлау, мәктәптә гарәп телен өйрәнү, балалар бакчасын зурайту, газ торбаларын буяу мәсьәләләрен күтәрде.
Шунысы куанычлы, авыл җирлекләренең икесендә дә халыкны эш белән тәэмин итү мәсьәләсе хәл ителгән дияргә була. Әлеге территориядә төрле дәрәҗәдәге эшмәкәрлек үсеш алган, гражданнарның шәхси хуҗалыкларыннан артып калган продукцияне сату тиешле дәрәҗәгә куелган, ике гаилә фермасы төзелгән. Әлеге республика программасы буенча үз бизнесларын җәелдерергә теләүчеләр дә бар. Иске Ибрай МТП да агрофирманың барлык техника потенциалы урын алган, ике торак пункт арасында заманча мегаферма эшләп килә, «РИТЭК» нефть компаниясе урнашкан. Шулай итеп, район башлыгы сүзләренә караганда, әлеге ике торак пунктта да эшсезлек мәсьәләсе килеп туарга тиеш түгел, ә киресенчә, «Аксу Агро» агрофирмасына эшче куллар кирәк, нефтьчеләргә дә нигездә ибрайлылар эшкә урнаша.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев