Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төрлесеннән

Чыршы тирәсендә туган сораулар

Балалар һәм хәтта өлкәннәр дә көтеп алган Яңа ел бәйрәме көннән-көн якынлаша бара. Ә гүзәл чыршы әлеге массакүләм бәйрәмнең төп бизәге булып, балаларны һәм өлкәннәрне үзенең төрле төстәге утлары һәм уенчыклары белән үзенә җәлеп итеп, шатландырып тора. Яңа ел чыршысына кагылышлы барлык сорауларга җавап алу өчен без «Аксубай лесничествосы» ГКУ...

Балалар һәм хәтта өлкәннәр дә көтеп алган Яңа ел бәйрәме көннән-көн якынлаша бара.


Ә гүзәл чыршы әлеге массакүләм бәйрәмнең төп бизәге булып, балаларны һәм өлкәннәрне үзенең төрле төстәге утлары һәм уенчыклары белән үзенә җәлеп итеп, шатландырып тора. Яңа ел чыршысына кагылышлы барлык сорауларга җавап алу өчен без «Аксубай лесничествосы» ГКУ ның урманны яклау һәм саклау буенча инженеры Александр Ильмухинга мөрәҗәгать иттек.
-Александр Степанович, район халкы өчен яңа ел бәйрәмендә күпме чыршы кирәк булачак?
-Һич арттырусыз, бер меңнән артык. Күз алдына китерегез: бу тулы бер яшь чыршы һәм нарат үсентеләре урманы. Әгәр безнең һәрберебез берәр төп кенә агач үсентесе киссә дә-берничә көн эчендә торак пунктлар, автотрассалар янәшәсендәге иң яхшы урман посадкалары юкка чыгачак. Әйләнә-тирә мохиттагы бу кадәр югалтуны дистә еллар буена да кабат торгызу мөмкин булмаячак. Әмма бу чыршы үстерүдән бөтенләй баш тартырга кирәк дигән сүз түгел. Яраткан, көтеп алынган бәйрәмнәрне исә, туган як төбәге табигатенә зыян салмыйча гына үткәрергә кирәк. Ә иң мөһиме, кайда һәм күпме чыршы һәм нарат үсентесен кисәргә мөмкин булуын бары тик урман хуҗалыгы хезмәткәрләре генә белә. Яңа ел чыршыларын хәзерләү барыннан да элек үсемлекләрне тәрбияләү, электр үткәргечләре линияләре үткән, урман орлыклары культуралары тәрбияләнгән участокларда, һәм махсус үстерелгән плантацияләрдә алып барыла.
-Урманчылар бүген нинди эш белән мәшгуль?
-Яңа ел мәшәкатьләре башланды инде. Бүгенге яңа ел алды көннәрендә, ылыслы үсентеләрне рөхсәтсез кисүдән саклау урман хуҗалыгы хезмәткәрләре өчен төп бурыч булып тора. Гражданнар урман кагыйдәләрен бозмасыннар өчен халык арасында һәм мәктәпләрдә аңлату эшләре алып барыла. Әлеге мәсьәлә буенча агымдагы елның 29 ноябреннән район башкарма комитеты тарафыннан махсус карар кабул ителгән. Әлеге документка нигезләнеп, 10 декабрьдән 31 енә кадәр башка чаралар белән беррәттән, урман сагы вәкилләренең ОВД хезмәткәрләре белән берлектә уртак рейдлары оештырылачак. Әлеге карар шулай ук Аксубай ЮХИДИ хезмәткәрләренә яңа ел алды чорында автомобильләрне законсыз чыршы урлау предметына тикшерү буенча өстәмә юл постлары оештыру бурычын йөкли.
Лесничестволарда махсус кизү тору, патрульлек итү маршрутлары графиклары төзелгән. Үткән еллардагы кебек, чыршы урлау очракларына юл куймас өчен юл белән янәшә урманнар тирәсендә постлар урнаштырачакбыз. Практикадан күренгәнчә, әлеге чара нәтиҗәле. Посадкаларның саклануын күргән кешеләр чыршыларга якын бармаячак.
-Аңлатыгыз әле, чыршыларны кайдан алырга була?
-«Аксубайлес» ГБУ коллективы яңа ел бәйрәмендә район халкының урман гүзәленә бәйле таләбен тиешле ассортиментта канәгатьләндерәчәк. Район үзәгендә ылыслы үсентеләр сату шәһәр тибындагы Аксубай бистәсендә 16 нчы декабрьдән 31 енә кадәр оештырылачак. тәкъдим ителәчәк. Чыршы һәм нарат үсентеләрен сату бердәм документ-ордер һәм тиешле чек белән гамәлгә ашырылачак. Авыл кешеләре әлеге товарны лесничестволардан сатып ала алалар. Без предприятиеләрдән, учреждениеләрдән, мәктәпләрдән, авыл җирлекләреннән яңа ел чыршыларына заказлар кабул итәбез.
-Бәясен дә әйтеп үтсәгез...
-Бер метрга кадәрле чыршы-160 сум, ике метрга кадәрлесе-200, өч метрга кадәрлесе-400, дүрт метрга кадәрлесе 450 сум. Ә биеклеге дүрт метрдан артык булган чыршы яки наратның һәр метры 200 сумнан.
Чыршыны урманга барып кисеп җиңел генә кулга төшерергә теләүчеләр игътибарына шуны җиткерәсе килә. Саклагыч урманнарда рөхсәтсез нарат кискән өчен-2524 сум, чыршы өчен 2274 сум; файдаланудагы урманнарда нарат кискән өчен-1262 сум, чыршы кискән өчен 1137 сум күләмендә штраф салу каралган. Моннан тыш, гаеплеләрне административ җәза-3500 сумга кадәр күләмдә (гражданнарга); урындагы затларга-30 мең сумга кадәр күләмдә, юридик затларга-100 мең сум күләмендә штраф көтә.
Әмма без, яңа ел бәйрәмнәре беркемгә дә күңелсезлекләр алып килмәс дип ышанабыз. Менә шуның өчен Яңа ел атрибуты булган чыршыны законлы юл белән кулга төшерергә һәм бәйрәмне күтәренке күңел белән каршыларга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев