Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төрлесеннән

Чисталыкны саклаучылар

«Кайда чүпләмиләр-шунда чисталык була» диләр. Ә бездә халык бәйрәм иткән, күңел ачкан җир алар киткәч нинди хәлдә калганын күз алдына китерергә дә куркыныч. Бистәне төзекләндерү, чисталыкны саклау өчен поссоветта оештырылган хатын-кызлар бригадасына бәйрәмнәрдә генә түгел, гадәти көннәрдә дә эш җитәрлек. -Болар теләсә нинди хуҗалык эшләрен башкарганда минем беренче ярдәмчеләрем,-дип сөйли...

«Кайда чүпләмиләр-шунда чисталык була» диләр.


Ә бездә халык бәйрәм иткән, күңел ачкан җир алар киткәч нинди хәлдә калганын күз алдына китерергә дә куркыныч. Бистәне төзекләндерү, чисталыкны саклау өчен поссоветта оештырылган хатын-кызлар бригадасына бәйрәмнәрдә генә түгел, гадәти көннәрдә дә эш җитәрлек.
-Болар теләсә нинди хуҗалык эшләрен башкарганда минем беренче ярдәмчеләрем,-дип сөйли башкарма комитет җитәкчесе Леонид Жуков.-Ә эш бездә җитәрлек. Бистәне төзекләндерү һәм тәртиптә тоту һәркөнне башкарыла торган җаваплы эш, чөнки Аксубай бистәсе-район йөзе. Тырыш хатын-кызларыбыз Дамирә Хәмитова, Клара Михайлова, Марина Терентьева, Юлия Никонова, Раиса Елендеева һәм Людмила Атряскина төшкә кадәр үзәк мәйданнан, парк һәм скверлардан, юл буйларыннан чүп-чарны җыйсалар, төштән соң юл кырыйларында, шул ук паркта үскән үләннәрне чабып алырга да өлгерәләр. Алар шулай ук ир-атларыбыз Владимир Соснов, Виктор Новичков һәм Александр Мартыновка да булышалар-контейнер мәйданчыкларын җыештыралар, кискән агач калдыкларын чүплеккә ташыйлар.
Кыш көне дә әлеге хатын-кызларыбызга эш җитәрлек алар тротуарларны кардан чистарталар, сукмакларны көриләр. Ир-атлар да чүп контейнерлары торган мәйданчыкларны тәртиптә тоту, урамнарны корыган агачлардан чистарту эшләре белән даими мәшгульләр.
Таш чокыр чишмәсе янын тәртиптә тоту да безнең эш. Анда Рамил Вәлиуллин хезмәт куя. Аксубайның визит карточкасы булган әлеге чишмә янына тәүлекнең теләсә кайсы вакытында кем генә килмәсен, андагы чисталыкка, матурлыкка сокланып туя алмый.
Менә шундый күп сөйләшмәүче, тыйнак, теләсә нинди эшне дә зур җаваплылык тоеп башкаручы эшчеләрне күргәч, урын кешене бизәми дигән халык мәкаленең дөреслегенә тагын бер кат инанасың.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев