Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төрлесеннән

Без үз көчебезгә ышанабыз

Районның икенче номерлы мәктәбендә Муниципаль балалар Думасы (МБД) эшләп килә. Аның эшчәнлеге белән башка белем бирү учреждениеләре вәкилләре дә кызыксына башлады инде. МБД әгъзалары үзләре дә актив тормыш алып барырга һәм башкаларны да үз эшләренә җәлеп итәргә тиешләр. Шуңа күрә төрле чаралар үткәрү, яшүсмерләрне төрлечә кызыксындырып, шул чараларда катнаштыру безнең...

Районның икенче номерлы мәктәбендә Муниципаль балалар Думасы (МБД) эшләп килә.


Аның эшчәнлеге белән башка белем бирү учреждениеләре вәкилләре дә кызыксына башлады инде. МБД әгъзалары үзләре дә актив тормыш алып барырга һәм башкаларны да үз эшләренә җәлеп итәргә тиешләр. Шуңа күрә төрле чаралар үткәрү, яшүсмерләрне төрлечә кызыксындырып, шул чараларда катнаштыру безнең төп бурычыбыз булып тора.
Үткән айда район тормышында еш очрый торган социаль проблемаларны хәл итүгә багышланган чаралар үткәрелде. Мәсәлән, "Ялгыз кешеләргә шалтырат" акциясендә районда ялгыз яшәүче, аралашуга мохтаҗ булган өлкән кешеләргә телефоннан шалтыраттык. Алар безнең сөйләшүгә бик шатланып, үзләренең кайгы-шатлыкларын уртаклашырга мөмкинлек биргәнебез өчен рәхмәт әйттеләр.
"Балалар йортларында тәрбияләнүчеләр өчен уенчык җый!" һәм "Китапханәгә китап бүләк ит" акциясе кысаларында безнең мәктәп укучылары өйләреннән уенчыклар алып килделәр һәм МБД депутатлары аларны "Хыял" балалар приютына илтеп, анда тәрбияләнүче балаларны сөендерделәр. Шулай ук үзебез яратып укыган китапларны мәктәп китапханәсенә бүләк иттек.
Алдагы айларда без тагын моңа охшаш бик күп чаралар һәм акцияләр үткәрергә планлаштырабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев