Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төрлесеннән

Бенгаль утлары гына

Яңа ел һәм раштуа бәйрәмнәре вакытында пиротехник әйберләрне саклаганда һәм кулланганда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу сәбәпле янгын килеп чыгу куркынычы арта. Мондый очракны булдырмас өчен әлеге төр әйберләрне кулланганда янгын иминлеге таләпләрен үтәргә кирәклеген искә төшерә районның ОНД начальнигы Р.Гафиятов. Шуңа күрә пиротехник әйберләрне махсус кибетләрдә яки махсуслаштырылган бүлекләрдә сатарга...

Яңа ел һәм раштуа бәйрәмнәре вакытында пиротехник әйберләрне саклаганда һәм кулланганда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу сәбәпле янгын килеп чыгу куркынычы арта.


Мондый очракны булдырмас өчен әлеге төр әйберләрне кулланганда янгын иминлеге таләпләрен үтәргә кирәклеген искә төшерә районның ОНД начальнигы Р.Гафиятов.
Шуңа күрә пиротехник әйберләрне махсус кибетләрдә яки махсуслаштырылган бүлекләрдә сатарга кирәк. Моннан тыш пиротехник әйберләр сату бүлекләре кибетләрнең югары катында урнашкан булырга һәм эвакуация юлын томалап тормаска тиеш.
Пиротехник әйберләрне янгынга каршы киртәләр белән бүлеп куйган биналарда, металл шкафларда саклау зарур. Әлеге шкафларны подвал биналарына куярга ярамый.
Пиротехник әйберләрне башка товарлардан аерым, махсус җайлаштырылган биналарда гына сакларга кирәк.
Яна торган товарларны тәрәзә уемы яки төтен суыргыч шахта булмаган биналарда, сәүдә залларында һәм эвакуация юлларында саклауга куярга ярамый.
Сәүдә предприятиеләрендә тыела:
сәүдә рәтләре башка билгеләнештә булган биналарда урнашкан очракта пиротехник һәм шартлау куркынычы булган әйберләрне саклау.;
-шартлау куркынычы булган товарларны сату секцияләрен, бүлекләрен чыгу юлына 4 метр якын булган җирдә, баскыч мәйданчыкларында һәм башка эвакуацияләү юлында урнаштыру;
моннан тыш, пиротехник әйберләрне сертификация таләпләренә нигезләнеп сатарга кирәк.
Товарны чыгаручы (куючы) тарафыннан техник документка әйберләргә, материалга, җиһазларга бу әйберләрнең янып китү куркынычы булуы турындагы мәгълүматлар кертелмәсә яки алар белән эш иткәндә янгын иминлеге чаралары турында искәрткән мәгълүматлар булмаган очракта, әгәр бу мәгълүматны бирү мәҗбүри булса, вазыйфаи затларга унбиш меңнән егерме меңгә кадәр;
юридик затларга туксан меңнән йөз меңгә кадәр административ штраф салу каралган.
Янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозган өчен гражданнарга ике меңнән дүрт меңгә кадәр вазыйфаи затларга-унбиш меңнән утыз меңгә кадәр административ штраф салына.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев