Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төрлесеннән

Җаваплы хезмәттә

Район үзәк хастаханәсенең көндезге дәвалау стационарыннан беркайчан да кеше өзелми. Ул күпчелек пациентлар өчен проблемалы хәлләрдән котылу урыны булып тора, чөнки бөтен кеше дә стационарда тәүлек әйләнәсе дәвалана алмый. Ә көндезге стационар-ул табиб тәкъдим иткән дәвалау процедураларын алганнан соң, калган вакытны өйдә үткәрү мөмкинлеге. Пациентларга тәҗрибәле, җаваплы шәфкать туташы Гүзәлия...

Район үзәк хастаханәсенең көндезге дәвалау стационарыннан беркайчан да кеше өзелми. Ул күпчелек пациентлар өчен проблемалы хәлләрдән котылу урыны булып тора, чөнки бөтен кеше дә стационарда тәүлек әйләнәсе дәвалана алмый. Ә көндезге стационар-ул табиб тәкъдим иткән дәвалау процедураларын алганнан соң, калган вакытны өйдә үткәрү мөмкинлеге.
Пациентларга тәҗрибәле, җаваплы шәфкать туташы Гүзәлия Салахова хезмәт күрсәтә. Аның ничек хезмәт күрсәтүе турында пациентлар мактап сөйлиләр, алар белән бергә район ветераннар советы Евгений Копанев та дәваланган.
-Дәваланучыларның төп өлешен алып торган пенсионерлар, ветераннар исеменнән Гүзәлия Хәйдәр кызына зур рәхмәт әйтәсе килә. Без монда дәваланабыз һәм рухи тынычлык алабыз. Килешегез, олы яшьтәге, өстәвенә авыру кешенең холкын аңлау җиңел түгел, әмма Гүзәлия Салахова безнең белән ягымлы сөйләшә, кәефебезне күтәрергә тырыша. Медицина хезмәте күрсәтү өлкәсендә аның кебек кешеләрне очратуы авыр.
Әлбәттә инде, кешеләр белән эшләгәндә яхшы белгеч булу гына аз, яхшы кешелеклелек сыйфатларына да ия булырга кирәк, ә аңарда барлык сыйфатлар да бар. Ул егерме ел үзенең туган авылы Иске Ибрай участок хастаханәсендә шәфкать туташы булып эшли, ә соңгы өч елда көндезге дәвалау стационарында хезмәт куя. Ул бирегә Иске Ибрайдан килеп эшләп йөри. Ә бит аның гаиләсе дә бар. Гүзәлия Хәйдаровнаның өлкән кызы Казанда фармацевт һөнәрен үзләштерә, кечкенәсе 8 сыйныфта белем ала. Хәзер ул эшкә үз машинасы белән йөри. Шәфкать туташына исә санитарка Фәния Мәхмүтова ярдәм итә, ә аның тырышлыгы белән стационарда һәрвакыт чисталык хөкем сөрә.
Көндезге стационар 40 кешегә исәпләнгән. Алар дәваланып чыксын өчен персонал барысын да эшли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев