Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төрлесеннән

Армияне кичектереп тору

2011 елның 1 декабрендә 376-ФЗ санлы «Хәрби бурыч һәм хәрби хезмәт турында»гы Федераль законның 24 нче маддәсенә Ф3 тарафыннан үзгәрешләр кертелде. Бу турыда редакциягә район прокуроры, юстициянең кече киңәшчесе И.Хәйруллин хәбәр итте. Төзәтмәләр армиягә бару вакытын кичектереп торуга хокукы булган гражданнар категориясе исемлеген киңәйтте. Исемлеккә вуздан соң һөнәри белем алу...

2011 елның 1 декабрендә 376-ФЗ санлы «Хәрби бурыч һәм хәрби хезмәт турында»гы Федераль законның 24 нче маддәсенә Ф3 тарафыннан үзгәрешләр кертелде.

Бу турыда редакциягә район прокуроры, юстициянең кече киңәшчесе И.Хәйруллин хәбәр итте.
Төзәтмәләр армиягә бару вакытын кичектереп торуга хокукы булган гражданнар категориясе исемлеген киңәйтте. Исемлеккә вуздан соң һөнәри белем алу өчен өстәмә һөнәри белем бирү учреждениеләрендә көндезге бүлектә укучылар һәм белгечлекләре буенча хәзерлеккә юнәлдерелгән аккредитацияләнгән группаларга кергән фәнни оешмаларда төп белем бирү программасы буенча вуздан соңгы һөнәри белем алучы затлар керә. Алар уку чоры срогына кадәр, әмма төп белемне үзләштерү өчен каралган норматив сроктан артыгракка түгел, армиягә барудан кичектерелеп торалар.
Төзәтмәләр 2013 елның 1 гыйнварыннан гамәлгә керә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев