Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сугыш чоры балалары

Үсмер кызлар, яңгыр астында эремәсен өчен, тоз капчыкларын гәүдәләре белән каплап торганнар

Карасу авылына кайтып җитәргә күп тә калмаган була, ишеп яңгыр ява башлый.

Бригадир Чистайга тоз артыннан ун иң ышанычлы үсмер кызны җибәрә. Алар арасында Александра да була. Ярымач һәм хәлсез кызлар, бригадирның аларга берәр стакан тоз бирүе турында хыялланалар. Сашаның әнисе алтын алкаларына алмаштырып алган тоз беткән була.

Ә монда чиләкләп яңгыр коя башлый ... Кызлар Кәкре Күлгә кадәр бик авырлык белән алып кайткан кыйммәтле йөк, ниндидер биш-ун минут эчендә эреп бетәргә дә мөмкин. Һәрберсенең аркасында 20 шәр килограмм тоз була.

Нәрсә эшләргә? Кызлар капчыкларны тиз генә бер өемгә өяләр дә, куллары белән колачлап алар өстенә яталар.

Яңгыр туктагач, манма суга баткан кызлар, капчыкларның коры калуына шатланалар. Һәм йөкне саклаган өчен бүләк итеп вәгъдә ителгәнне алалар.

Александра, чыннан да, кечкенәдән ышанычлы, үз гамәлләре өчен җавап тотарга күнегеп үсә. Ул гаиләдә өлкәне була һәм кече туганнары Сергей белән Борис өчен җаваплы була. Аны авыл советы рәисе, коммунист әтисе шулай өйрәтә. Әтисен сугышның беренче көннәреннән үк, авылның тагын биш ир-аты белән бергә фронтка алалар, унике яшьлек Саша Карасу авылы да кергән «Комсомолец» колхозы сарыклар фермасында эшли башлый.

Әтисеннән бер генә хат килә, анда ул аларның алтысының да Брянск янында сугышулары турында язган була. Озак та үтми аларның барысына да «кара кәгазь» килә.

1943 елда яшәү түзеп булмаслык авыр була. Беркемдә дә бер кабымлык ризык та калмаган була. Колхозда алынган барлык продукция фронтка озатыла. Әнисенең Александра караган сарыкларны шыпырт кына савуы гына коткарып кала, ул балаларга берәр стакан сөт алып кайткалый. Кыз, кече энесе Борисның көннән-көн сүнеп баруын күреп, әнисенә күрсәтмичә генә үзенә дигән сөт өлешен аңа бирә башлый. Тиздән Борис тернәкләнә.

Совет Армиясе офицеры, Борис гомеренең ахырына кадәр, авылга кайткач, беренче чиратта апасының кулларын үбә торган була. Сергей гомере буе «МЮД» совхозында механизатор булып эшли.

1964 елда Александра кияүгә чыга. Бер елдан әни була. Кузнецовлар беренче нарасыйларына Анатолий дип исем кушалар. Ике елдан кызлары дөньяга аваз сала. Александра сугыш һәм сугыштан соңгы елларда үзен беренче тапкыр бәхетле хис итә. Тик бәхете озакка бармый. 1971 елда ире вафат була. Александра Петровнага балаларын ялгызына тәрбияләп үстерергә туры килә. Аларны аякка бастыру өчен, ул пекарняда, төрле эшләрдә эшли.

– Ул вакытта миңа ялгызыма бик авыр булды, тракторда эшләүче Сергейның һәрвакыт янәшәдә булуы ярдәм итте. Ул балаларны аякка бастыруда булышты, – дип сөйли Александра Петровна. – Авылда да халык һәрвакыт бердәм, дус иде, һәркем кулыннан килгәнчә ярдәм итте. Улым Анатолийның нәкъ менә игелекле йөрәкле Миңсылуны хатынлыкка сайлавына мин бик шат. Гомер буе без бергә, бер түбә астында яшибез, мин беркайчан да аның тарафыннан хәтта начар караш та сизмәдем. Рәхмәт аңа. Мин үземнең оныкларым белән горурланам, алар минем дүртәү – өч кыз һәм бер малай, ул бүген хәрби хезмәттә. Биш оныкчыгым бар.

Шушы көннәрдә тыл хезмәтчәненә 95 яшь тулды. Ветеранны истәлекле юбилее белән район башлыгы урынбасары Илшат Заһидуллин һәм авыл җирлеге башлыгы Рәсим Фәхретдинов котладылар.

Александра Петровна аларның җылы теләкләрен, шулай ук Россия Президенты Владимир Путинның һәм республика Рәисе Рөстәм Миңнехановның тәбрикләү хатларын кабул итүенә шат иде. Ә язгы чәчәкләр гөлләмәсен алгач, ул бөтенләй елап ук җибәрде.

– Мин бер генә нәрсә турында хыялланам, – диде ул кунаклар белән хушлашканда, – тизрәк тынычлык урнашсын, минем оныкларыма һәм оныкчыкларыма безнең буынга кичерергә туры килгән сынауларны күрергә язмасын иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев