Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сугыш чоры балалары

Тракторчы кызларның беркайчан да йокылары туймаган

1941 елның кыш башында колхоз тракторчылар курсларына укырга җибәргәндә, Ольга Беловага унсигез яшь була.

Аны Лаешка ат белән бабасы илтә. Юл озын була һәм Ольга шактый туңа.

– Курсларда да салкын булган, күп кенә кызлар түзә алмаганнар, кире кайтып киткәннәр, – дип сөйләде мәдәният ветераны Валентина Давыдова. – Әмма әнием барлык авырлыкларны да сабырлык белән кичерә. Ул Җиңү хакына барысына да түзеп булуын белгән. 1942 елның мартында, курслар тәмамлангач, әни авылга, Яңа Ильдерякка кайта. Ул иптәш кызлары белән Лаештан кыш көне чыгып китүләре, ә авылга пычрак вакытта кайтып җитүләре турында сөйләгән иде. Алар юлны җәяү үтәләр. Иске Кармәт авылына килеп җиткәч, Яңа Ильдерякка туры юлдан гына чыгарга карар итәләр. Әмма елга ярларыннан ташып чыккан, инешкә керү түгел, аңа карарга да куркыныч була. Кызларга бәхет елмая – аларны хәрби кеше куып җитә. Бозлы елгага беренче булып ул керә.

Аксубай машина-трактор станциясендә Ольга Белова дүрт ел эшли. Аңа ягулык итеп утын кулланылган газ генераторлы трактор бирәләр. Бер гектар җирне сукалау өчен, 60 килограммнан артык агач яндырырга кирәк була. Двигательне кул белән эшләтеп җибәрергә кирәк була.

Кызлар иртә таңнан төнгә кадәр хезмәт куялар. Аларның беркайчан да йокылары туймаган. Хәтта трактор моторы тавышы һәм селкенеп йөрү дә аларның йокы турындагы уйларын куа алмаган. Бары тик төнлә якындагы урманнан чыккан бүреләрдән курку хисе генә бераз оныттырып торган. Йорткычларның якында гына булуларын алар төнлә аларның ялтырап торган күзләреннән белгәннәр. Аларның эшләрен контрольдә тоткан бер аяклы бригадирның якында булуы гына бераз тынычландырган. Берәрсенең тракторы сүнсә, ул шунда ук пәйда була һәм аны эшләтеп җибәрергә ярдәм итә.

Әмма тракторчы булып эшләүнең үз өстенлекләре була. Колхозчылар сугыш һәм сугыштан соңгы елларда хезмәт көненә генә эшләсәләр, ә аларга акчадан кала, паек – шикәр белән он да биргәннәр.

Әнисенең сугыштан соңгы тормышы турында Валентина Васильевна гаилә архивыннан белгән. Беренче баласы туганнан соң ул колхозда төрле эшләрдә эшләвен дәвам итә.

Ольга Петровна авыл укытучысы Василий Романович Янилкинга кияүгә чыга. Соңрак ир белән хатын Беловка авылына күченәләр, бирегә Василий Романовичны мәктәп директоры итеп җибәрәләр. Алар алты бала тәрбияләп үстерәләр. Әти-әниләре аларның барысына да югары белем алырга ярдәм иткәннәр. Янилкиннар гаиләсендә фән докторлары да бар.

Ольга Янилкина I дәрәҗә Ана даны, «Хезмәт ветераны» медальләре белән бүләкләнгән. Әмма аның өчен «1941-1945 еллар Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт иткән өчен» медале иң кадерлесе була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев