Сугыш чоры балалары тормыш кыйммәтләренең бәһасен беләләр
Мәгариф ветераны Гөлфәния Насыйбулла кызы Мөшәрәповага 90 яшь тулды.
Юбилей көнендә аңа адресланган котлау хатлары илнең бөтен почмакларыннан килде. Чөнки 30 елдан артык мөгаллимлек итү дәверендә ул искеибрайлыларның һәм күрше авыллар балаларының берничә буынына химия һәм биология фәне нигезләрен укыткан.
– Сугыш башланганда мин беренче сыйныфны тәмамлаган идем. Әтине сугышка алдылар, әни дүрт бала белән калды. Минем бала чагым шуның белән тәмамланды да инде. Әни тормышны аттай җигелеп тартты – барлык ир-ат эше аның җилкәсенә күчте. Дүрт баланы тәрбияләү, туендыру өчен, иртә таңнан кичке караңгыга кадәр колхоз басуларында хезмәт куйды. Ә мин мәктәптә дә укыдым, кечкенә туганнарымны да караштым. Фронттан әтидән зарыгып хәбәр көткәнебезне әле дә хәтерлим. Күпчелек сыйныфташларымның өйләренә кара кәгазьләр килде, ә безнең әтигә, яраланып булса да, әйләнеп кайту насыйп булды, – дип дулкынланып сөйләде юбиляр.
Авыл кешесенең хезмәте ни дәрәҗәдә авыр булуын кечкенәдән аңлап үскән Гөлфәния үз алдына, ничек кенә булса да югары белем алырга, укытучы булырга, дигән максат куя. Сугыш чоры балалары тынычлык яклы булалар һәм үз балалары өчен матур киләчәк өчен дә тырышалар. Әти-әнисе аның институтка укырга керә алуына ышанмый – гаиләнең кызны укыту өчен түгел (ул вакытта уку түләүле була), Казанга юлга чыгарып җибәрер өчен дә акчасы булмый. Шулай да 150 сум акча табыла.
Юбиляр башта Чистайга кадәр килеп җитүен, аннан пароходта, мичкәләр арасында, башкалага кадәр барып җитүен искә алып сөйләде. Аның чемоданында киемнән әллә ни булмый, бераз ризык кына була. Казанда кыз апаларын эзләп таба, апасы аны институтка кадәр озатып куярга тели.Тик Гөлфәния монда да үзенең ныклы холкын күрсәтә: «сезгә кадәр килеп җиткәнне, институтны таба алмаммы әллә», дип кырт кисә.
Автобуска утырып, институтка килә, ә анда үзе кебек авылдан килгән кызлар күп була, ул алар белән тулай торакка урнаша, имтиханнар тапшыра. Имтиханнарны тапшырып, кире авылга кайтып китә һәм институттан чакыру килгәнне түземсезлек белән көтә.
– Укырга кергән дигән хәбәр килгәч, әти-әни шатланды инде, әлбәттә. Мине юлга җыйганда, мин сездән кием сорамыйм, бәрәңге җибәрә алсагыз, җибәрерсез, дидем. Тиздән уку өчен түләү бетерелде. Ә беренче елны тулай торак бары тик ятимнәргә генә бирелде, фатирга кереп укырга туры килде, – дип, студент елларын искә төшерде мәгариф ветераны.
Казанда педагогия институтында табигый география факультетында дүрт ел укыганнан соң, 1956 елда Гөлфәния Насыйбулла кызы туган мәктәбенә укытучы булып кайта. Ул вакытта аның белән бергә авыл мәктәбенә җиде дипломлы мөгаллим эшкә килә. Аның өчен тормышта төп максат – укучылары мәктәпне тәмамлаганнан соң, югары уку йортларына укырга керсен өчен, үз фәненнән ныклы белем бирү була. Ул бүген аларның күбесен исемнәре белән хәтерли, гәрчә ул чорда укучылар бик күп булса да – кайбер гаиләләрдә 14әр бала тәрбияләнгән. Химия һәм биологиядән (нигездә химия) белем бирү белән беррәттән, Гөлфәния Насыйбулла кызы, сыйныф җитәкчесе дә була, 5 сыйныфтан 10 сыйныфка кадәр өч сыйныфны мөстәкыйль тормыш юлына чыгарып җибәрә.
Аларның күбесе өчен ул әниләре кебек була, чөнки күрше авыллардан килеп укучы балалар атналар буе интернатта яшиләр. Һәм ул аларны үз балаларыдай якын күрә.
Булачак ире Мирсәет белән дә мәктәптә танышалар. Егет лаборант булып эшли, читтән торып югары уку йортында белем ала торган була. Кызны авылдан китәр дип куркып, ул аңа язылышырга тәкъдим ясый. Яшерен генә язылышалар, авыл советы рәисеннән дә серне саклауны сорыйлар, ә ул хатынына сөйләми ничек түзсен инде, хатыны – күршеләргә, яшьләрнең сере шулай ачыла. 1957 елның гыйнварында туй ясыйлар. Ире белән 51 ел тату гомер иткәннәр, өч бала – ике кыз һәм бер ул тәрбияләп үстергәннәр.
Мөшәрәповлар нәселен дүрт оныклары һәм оныкчыклары дәвам итә.
– Сез бик кызыклы тормыш юлы узгансыз. Сугыштан соңгы авыр елларда институтка укырга керү – авыл кызы өчен үзе бер батырлык, – дип билгеләп үтте бәйрәм сәбәпчесе белән аралашканда район башлыгы Камил Гилманов.
Мөгаллимне юбилее белән тәбрик итүчеләр арасында аның укучысы – Иске Ибрай авыл җирлеге башлыгы Мансур Минигулов та бар иде. Ул Гөлфәния Насыйбулла кызының бик гадел укытучы булуын билгеләп үтте. Моны юбилярның кызы Рәмия дә раслады. Ул әнисенең мәктәптә үз балаларыннан дәресне күбрәк соравы, иртәгә такта янына чакырачагын беркайчан да алдан әйтмәве турында сөйләде.
–Бары тик тырышлык һәм сабырлык булганда гына сыйфатлы белем алып була, – дип саный укытучы. – Мин бүген мәгарифтә кулланыла торган тест системасын хупламыйм. Элеккегесе традицион иде, балалар да тыныч, талантлы иделәр.
Мөшәрәповлар гаиләсендә әниләре сукмагыннан китүчеләр юк, Рәмия – кондитер, Равия машина төзелеше техникумын тәмамлаган һәм үз белгечлеге буенча эшләгән, Әмир – агроном. Әмма алар, әтиәниләренең һәркайсына хәер-фатиха биреп, олы тормыш юлына аяк басарга ярдәм итүләре белән горурланалар һәм рәхмәт әйтәләр.
Рәмия әнисенең юбилена зур торт ясаган. Ә юбиляр аңа зур бүләк кебек сөенде. Сугыш чоры балаларының гади әйберләргә дә чиксез сөенүләрен, бер валчык ипинең дә кадерен белүләрен без аңлап та бетермибез кебек. Алар өчен икмәктән дә кадерле, икмәктән дә хөрмәтле нәрсә юк. Аларның тормышларында, һичшиксез, безнең буын аңлап җиткерми торган башка кыйммәтләр бар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев