Ипи валчыклары салынган аштан да тәмлесе булмый
Атказанган мәдәният хезмәткәре Наталия Леонтьева сугыштан соңгы елларны күз яшьләре белән искә ала.
Әтисе, Сергей Семенов, ике өлкән улы белән фронтка киткәндә, аңа алты яшь була. Әнисе дүрт бала белән кала.
–Әни колхоз бакчасында эшли иде. Нарядларны 15 яшьлек абыем Матвей яза иде, – дип искә алып сөйләде Наталья Сергеевна. – Ул бригадир иде. Әни бөтен эшкә дә өлгерергә тырышты. Каян шулкадәр көч алгандыр? Эшләгән җирдән атлар аяктан егылалар иде. Аларны рычагка бәйләп, аякка бастыралар, су эчерәләр һәм янә эшләргә мәҗбүр итәләр иде. Эшләгән җирдән егылган атларны чалып, итен хезмәт көне өчен өләшкәннәрен әле дә хәтерлим. Күпләрне ачлыктан шул коткарды да. Колхоз кырында качып башак җыйган бала-чагаларны җәзалыйлар иде, бөртек калмасын өчен, хәтта чабатаны да салдырып кактыралар иде. Әни сыер үлмәсен дип куркып торды. Фронттан бернинди хәбәр дә булмауга ул тагын да кайгырды. Безне ачлыктан коткару өчен теләсә нинди эшкә барып ябышты. Язын киндер, мәк чәчә, киндердән май сыга иде. Без клевер җыя идек, әни аны бәрәңге кабыгы белән бергә киптерә иде.
Авыл буенча хәер сорашып йөрүчеләр дә булды. Үзебезгә ашарга булмаса да, әни аларга нәрсә дә булса бирергә тырышты. Әни хәлсез, аягында чак басып тора иде. Авылда иске пекарня бар иде, анда фронт өчен ипи һәм бәрәңге киптерделәр, апа безгә ипи валчыклары алып кайткалый иде. – Болай гына ашама, ашка салсаң, тәмлерәк була, – ди торган иде. Сугыштан кайтучы булса, барысы да геройны күрергә йөгерә иде.
Сигез яшендә Наталья мәктәпкә бара. Сыйныфта аның белән бергә өлкәнрәк балалар да укый. Кияргә кием булмау аркасында күпләр укырга йөри алмый. Наталья белән абыйсы өлкән туганнарының киемнәрен киеп йөриләр. Тиздән пионерга керәләр. Әниләре аларга үзенең чуаш милли алъяпкычыннан галстуклар тегә. Әтиләре һәм абыйлары сугыштан әйләнеп кайткач, Семеновларның тормышы бераз җиңеләя.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев