Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сугыш чоры балалары

Әбекәй үзенә тартып тора, аның яныннан китәсе килми

Аксубайда яшәүче Ганҗамал Шәрифулла кызы Шәязданова 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Истәлекле юбилейны Шәяздановлар гаиләсенең дүрт буынын чак кына сыйдырган кафеда билгеләп үттеләр.

Тантана сәбәпчесен, РФ Президенты Владимир Путинның тәбрикләү хатын тапшырып, район башлыгы Камил Гилманов, Татарстан мөфтие урынбасары, Аксубай районы имам-мөхтәсибе Равил хәзрәт Зөфәров җылы котладылар.

Район башлыгы юбилярны тәбрикләп, Шәяздановлар гаиләсенең төп асылын – хезмәт сөючәнлеген билгеләп үтте. Һәм ул бу хакта ишетеп кенә белми, чөнки Ганҗамал әби һәм аның ире – мәрхүм Шәмсетдин бабай, аның якташлары.

Шәяздановлар алты балага гомер бүләк итеп, аларны лаеклы тәрбия биреп үстергәннәр, унҗиде оныкларын тәрбияләшүдә ярдәм иткәннәр, ә хәзер гаиләнең ак әбисе 24 оныкчыгына сөенеп яши.

Ганҗамал Шәрифулла кызы өчен көн намаздан башлана – догаларында ул үз нәселен дәвам итүчеләргә һәркайсына исеме белән атап сәламәтлек, бәхет тели һәм намаздан соң балаларының, якыннарының шалтыратып хәлләрен белешә, аларга хәерле, уңышлы иртәләр, көннәр тели. Ә балалары, оныклары телефон экранында балкып торган «әни» һәм «әби» сүзен күрүдән дә дулкынландыргыч хис юк, дип таныйлар.

–Ганҗамал Шәрифулла кызы, сез үз вакытында 35 елдан артык терлекче булып эшләдегез. Сезнең хезмәтегез сугыштан соңгы елларда тыл хезмәтчәне исеме белән билгеләп үтелде. Сез – ныклык, батырлык һәм хезмәт сөючәнлек, балаларны тәрбияләү үрнәге булып торасыз, – дип билгеләп үтте район башлыгы.

Равил хәзрәт юбилярның сәламәтлеге өчен дога укыды, Шаяздановларның күпсанлы нәселе юбилярга сәламәтлек теләде.

Бәйрәм табынында Ганҗамал әбинең 90 яшькә җитеп килүче сеңелләре – Миниса һәм Галия апалар аның янәшәсендә дәрәҗәле кунаклар булдылар. Алар аңа гомерләре буена рәхмәт укыйлар, чөнки, апа буларак, әниләренә ярдәм итеп, ул аларның тамакларын да туйдырган, өс-башларын да караган.

Хәлиуллиннар гаиләсендә биш бала тәрбияләнеп үсә, Ганҗамал икенче бала була һәм әтисе вафатыннан соң күп балалы гаиләнең бөтен авырлыкларын әнисе белән бүлешә. Кечкенәләрен дә караша, әнисе белән кырда бертигез бил бөгә. Сугыш вакытында авылдаш хатын-кызлар бригадасы белән ул туган авылыннан торф чыгару җирләренә китә. Кече туганнарын киендерер, ашатыр өчен аңа җиде тапкыр авылдан чыгып китеп чит җирләрдә хезмәт куярга туры килә. Чөнки колхозда хезмәт көне генә языла, ә читтә бераз булса да акча эшләү мөмкинлеге була. Авылга кием-салым һәм азык-төлек белән кайта, ә кече туганнары аның кайтуын зарыгып көтәләр. Авыр булса да, бертуганнары хакына барлык авырлыкларга да түзә. Соңгы тапкыр әйләнеп кайтканда тормыш бераз җайлана төшкән була инде.

– Пычрак, саз ерып, чабатадан урман егып, утын әзерләргә дә, сыер җигеп аны урманнан ташырга да туры килде, – дип искә ала юбиляр. – Ләкин ул вакытта халык бердәм булды, бер-беребезгә ярдәм итеп эшләдек тә, яшәдек тә, ачлыкны да шулай җиңдек.

1949 елда Ганҗамал үзенең мәхәббәтен очрата, авылдашы Шәмсетдингә кияүгә чыга. 

Алар, бер-берсенә терәк булып, 58 ел бергә гомер кичерәләр. Балаларны аякка бастыралар, колхозда да алдынгылар рәтендә булалар. Шәмсетдин ветеринар, аннан ферма мөдире булып эшли. Ганҗамал сыер сава.

– Әти белән әни һәр балага белем бирү өчен барысын да эшләделәр, – диләр Шәздановларның балалары. – Без барыбыз да хезмәт белән тәрбияләнгән.

Шаяздановларның улларының берсе – Фәхертдин безнең газетаның элеккеге мөхәррире иде. Кызганычка каршы, ул 10 ел элек бакыйлыкка күчте. Әмма коллективта аның гади авыл хезмәтчәннәре булган әти-әнисе белән ничек горурлануын һәм яшь буынны әти-әниләргә карата сакчыл мөнәсәбәттә булырга өйрәтүен гомергә истә кадырдылар.

Юбилейда ихтирам һәм хөрмәтнең Шаяздановлар гаиләсенә хас төп сыйфатларның берсе булуы ачык күренде. Гаиләнең дүрт буыны вәкилләре апалары, әниләре, әбиләре, дәү әниләренә карата шундый ук хөрмәт һәм ихтирам белән котлау сүзләре җиткерделәр.

Юбиляр һәркемгә җавап итеп күңел түреннән чыккан иң җылы сүзләрне тапты. Аның күзләре бәхеттән балкыды. Кеше туганда ук аның язмышы язып куелган була, диләр.

Равил хәзрәт Ганҗамал исеме «матурлыкның үзе» дигәнне аңлата, дип билгеләп үтте. Юбиляр олы яшьтә булса да матурлыгын җуймаган, ә күңел киңлеге һәм якыннарына карата мәхәббәт белән сугарылган йөрәге аны тагын да ягымлырак һәм назлырак итә. Бу мәхәббәт белән ул үз тирәсенә балаларын һәм оныкларын берләштереп, юмарт бүлешә.

Якыннары газиз кешеләренең озын гомерле булу серен аның аларга да, юбилярның үзенә дә көч һәм дәрт биргән догаларында күрәләр.

– Кая гына барырга булсак та, кайдан гына кайтып керсәк тә, без иң әүвәл әнигә шалтыратабыз, үзебез дә олыгаеп барабыз, әмма аның хәер -фатихасыннан башка бер адым да ясамыйбыз, – ди кызы Миңсылу.

Ә туганнар озак еллар әниләре Ганҗамал Шәрифулла кызы белән бер түбә астында, газизләрен кадер-хөрмәттә яшәтүче өлкән апалары Минзифага һәм аның тормыш иптәше Исланга рәхмәт укыдылар.

– Миңа аз гына борчылырга да ирек бирмиләр, – ди Ганҗамал Шәрифулла кызы елмаеп. – Чак кына авырып китсәм дә, кызларым Минзифа белән Миңсылу, улларым, киленнәрем – барысы да янәшәмдә булалар. Әйе, барысы да һәрдаим килеп, хәлемне белешеп торалар. Бары яшәргә генә кирәк.

–Без әти белән әнигә, барыннан да элек, гаиләдәге мөнәсәбәтләргә, бер-беребезгә карата ихтирамлы булырга өйрәткән, хезмәт сөючән булып тәрбияләгән өчен рәхмәтлебез. Һәм без алар тарафыннан һәрчак ярдәм, таяныч тойдык, – диләр Шәяздановларның балалары.

Ә оныклары, әбекәйнең сөйкемле сөяге бар, ул үзенә тартып тора, аның яныннан китәсе килми, дип өстәделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев