Йөзү нәтиҗәләре
Яңа Чишмәдә йөзү буенча "Энҗе бөртеге" ачык Беренчелеге үтте. Ярышларда республиканың шәһәр, районнарыннан 130 йөзүче катнашты. Шул исәптән "Дельфин" йөзү бассейны тренер-укытучылары Яков Крюков һәм Михаил Федоров укучылары да. Эстафета ярышлары (4 катнашучы ирекле стильдә 50 шәр метр ара узды) безнең команда өчен уңышлы тәмамланды. Йөзү осталары Николай Ишинкин, Матвей...
Яңа Чишмәдә йөзү буенча "Энҗе бөртеге" ачык Беренчелеге үтте.
Ярышларда республиканың шәһәр, районнарыннан 130 йөзүче катнашты. Шул исәптән "Дельфин" йөзү бассейны тренер-укытучылары Яков Крюков һәм Михаил Федоров укучылары да.
Эстафета ярышлары (4 катнашучы ирекле стильдә 50 шәр метр ара узды) безнең команда өчен уңышлы тәмамланды. Йөзү осталары Николай Ишинкин, Матвей Сидоров, Марат Шәрәфиев һәм Никита Иванычев командага өченче урын китерделәр.
Шәхси исәптә ирекле стильдә 50 һәм 100 метрга йөзүдә Алексей Иванов һәм Алексей Крюков аерылып тордылар. Ике очракта да алар икенче һәм өченче призерлар булдылар. Йөз метрга исәпләнгән ирекле стильдә Айрат Сәмигуллин финишка икенче булып йөзеп килде.
Фото cs629302.vk.me
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев