"Юность" спорт комплексында кызлар арасында волейбол буенча РТ беренчелеге уза
Ярышлар ике көн барачак.
Бүген Аксубайда 17 яшькә кадәрге кызлар арасында волейбол буенча Татарстан Республикасы беренчелеге старт алды. Ярышларга 17 җыелма команда килде.
Безнең кызлар Нурлат командасы белән беренче уенны уйнадылар инде. Беренче партиядә алар көндәшләрен җиңделәр, икенчесендә – нурлатлылар көчлерәк булып чыкты. Ә менә өченче партиядә ике командага да көч куярга туры килде: аларның берсе дә җиңелергә теләмәде. Һәм, ахыр чиктә, бары бер генә очко аерма белән Нурлат командасы җиңү яулады.
Ярышлар иртәгә дә дәвам итәчәк. Беренче уеннар төркемнән чыгу өчен уза, ә алар бишәү.
Килегез, безнең кызлар өчен җан атыгыз. Хуплау алар өчен мөһим.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев