Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
Спорт

Яңа спорт мәйданчыгы

Аксубай районында тагын бер спорт мәйданчыгы ачылды. Аны төзү өчен Иске Тимошкино авылы очраклы гына сайланмады. Бу актив яшьләре булган перспективалы авыл. Искетимошкинолылар хоккей мәйданчыгын үзләре ясадылар һәм кышын монда җирлекара ярышлар уздырдылар. Яшь бадминтончылар да уңышлары белән сөендерә. Спорт мәйданчыгы тренажер комплексны һәм резина җәймә белән баскетбол-волейбол кырын үз...

Аксубай районында тагын бер спорт мәйданчыгы ачылды.

Аны төзү өчен Иске Тимошкино авылы очраклы гына сайланмады. Бу актив яшьләре булган перспективалы авыл. Искетимошкинолылар хоккей мәйданчыгын үзләре ясадылар һәм кышын монда җирлекара ярышлар уздырдылар. Яшь бадминтончылар да уңышлары белән сөендерә. Спорт мәйданчыгы тренажер комплексны һәм резина җәймә белән баскетбол-волейбол кырын үз эченә ала. Мәйданчык бер дә буш тормый. Беренче көннән үк монда мәктәп укучылары һәм авыл яшьләре арасында ярышлар башланды. Яшьләр тренажерларда да теләп шөгыльләнә. - Халыкны физкультура һәм спортка күбрәк җәлеп иткән саен, тулаем җәмгыять шулкадәр сәламәт булачак, - дип билгеләп үтте район башлыгы Камил Гилманов. - Сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыруга юнәлдерелгән социаль билгеләнешкә ия проектларны без хупларга һәрвакыт әзер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев