Волейбол атналыгы
Узган атна агымында районда малайлар һәм кызлар арасында волейбол буенча ДЮСШ беренчелеге ярышлары үтте. Иң өлкән катнашучыларның уеннары эмоциональ һәм мавыктыргыч булды. 1998-1999 елларда туган малайлар арасында Савгач спортчылары матчны җиңелүләрсез үткәрделәр. Шәрбәнлеләр һәм мюдлылар икенче һәм өченче позицияләрдә булдылар. Кызлар да лидерлык өчен көрәштә алардан калышмадылар. Савгач кызлары көчле...
Узган атна агымында районда малайлар һәм кызлар арасында волейбол буенча ДЮСШ беренчелеге ярышлары үтте.
Иң өлкән катнашучыларның уеннары эмоциональ һәм мавыктыргыч булды. 1998-1999 елларда туган малайлар арасында Савгач спортчылары матчны җиңелүләрсез үткәрделәр. Шәрбәнлеләр һәм мюдлылар икенче һәм өченче позицияләрдә булдылар. Кызлар да лидерлык өчен көрәштә алардан калышмадылар. Савгач кызлары көчле уен күрсәтеп, Емелькино һәм 3 нче мәктәп командаларын җиңделәр.
2000-2001 елларда туган малайлар арасында Иске Савруш төп мәктәбе бәхәссез лидер булды. Икенче урында - шәрбәнлеләр, өченчедә Савгач укучылары. Аларның яшьтәшләре арасында турнир таблицасы түбәндәгечә билгеләнде: беренче урында - Савгач, икенче урында - Иске Савруш, өченче урында Яңа Тимошкино командалары. Бер яшькә яшьрәк спортчылар арасындагы ярышларда урыннар түбәндәгечә билгеләнде: Мюд, Емелькино, Савгач. Әлеге яшь төркемендәге кызлар арасында беренче урында - Савгач, икенче урында - 3 нче Аксубай урта мәктәбе, өченчедә - Иске Савруш.
2004-2005 елларда туганнар арасындагы киеренке көч сынашуларда Сөнчәле малайлары иң яхшы спорт сыйфатларын күрсәтеп, үзләренә өстенлек яуладылар. Шәрбән һәм Аксубай лицее вәкилләре дә призлы урыннарны яуладылар. Әлеге яшьтәге кызлар арасында Савгач волейбол дружинасына тиңнәр булмады. Алардан соң турнир таблицасында Иске Савруш һәм Иске Ибрай мәктәпләре укучылары урын алды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев