Уен популярлаша
«Дельфин» бассейнының бильярд залында бильярд яратучылар арасында исәп буенча өченче турнир үтте. Әлеге спорт төре районда зур популярлык ала бара. Бу юлы ярышлар 10 уенчы арасында узды, җанатарлар аларга көч биреп тордылар. ТАССР оешуның 95 һәм Татарстан бәйсезлегенең 25 еллыгына багышланган турнирда Ринат Сөләйманов, Николай Кондрашов һәм Сергей Мельников беренче-өченче...
«Дельфин» бассейнының бильярд залында бильярд яратучылар арасында исәп буенча өченче турнир үтте.
Әлеге спорт төре районда зур популярлык ала бара. Бу юлы ярышлар 10 уенчы арасында узды, җанатарлар аларга көч биреп тордылар. ТАССР оешуның 95 һәм Татарстан бәйсезлегенең 25 еллыгына багышланган турнирда Ринат Сөләйманов, Николай Кондрашов һәм Сергей Мельников беренче-өченче урыннарны яуладылар. Яшьләр эшләре һәм спорт буенча бүлек җитәкчесе Станислав Зайцев җиңүчеләрне медальләр, грамоталар һәм акчалата премияләр белән бүләкләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев