Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

ТР Беренчелегендә – көмеш

Республиканың иң көчле командалары Алабугада узган футбол буенча ТР Беренчелегенә җыелдылар. Республика Беренчелегенең беренче этабында җиңү яулаган ДЮСШның «Аксу» командасы да алар арасында булды. Финал этабында Әлмәт спортчылары белән беренче очрашу көндәшләрнең югары дәрәҗәле әзерлеген күрсәтте. Безнең кызлар да оста һәм ышанычлы уен күрсәтү өчен бөтен тырышлыкларын куйдылар. Бу уен...

Республиканың иң көчле командалары Алабугада узган футбол буенча ТР Беренчелегенә җыелдылар.


Республика Беренчелегенең беренче этабында җиңү яулаган ДЮСШның «Аксу» командасы да алар арасында булды. Финал этабында Әлмәт спортчылары белән беренче очрашу көндәшләрнең югары дәрәҗәле әзерлеген күрсәтте. Безнең кызлар да оста һәм ышанычлы уен күрсәтү өчен бөтен тырышлыкларын куйдылар. Бу уен тигез исәп белән төгәлләнде. Аннан соң безнең команда Казанның «Савиново» командасын 3:1 исәбе белән ышанычлы җиңде. (Ангелина Мокеева - ике, Эльмира Шәйхетдинова бер туп кертте).
Беренчелек өчен хәлиткеч финал уены хис-тойгыларга, кискен мизгелләргә бай булды. Аксубайлылар Казанның көчле «Мирас» командасы белән очраштылар. Аның составында спорт әзерлеге югары дәрәҗәдә булган республика җыелма командасы әгъзалары. Һәм алар җиңү яуладылар да инде. Әмма Валерий Павлов һәм Рәис Бикушев тәрбияләнүчеләре өчен икенче урын да зур уңыш. Югарыда телгә алынган команда әгъзаларыннан тыш, спортчылар Наталья Анашкина, Альбина Тихейкина, Ильвира Салахова, Зилә Исмәгыйлова, Валерия Евлеева һәм искеибрайлылар Чулпан Ногъманова, Гөлүсә Хөсәинова, Гөлгенә һәм Гөлфия Гайнетдиновалар да яхшы уйнадылар. Призлы урыннар өчен бүләккә аларга медальләр, кубоклар тапшырылды. ДЮСШ директоры Нияз Хисмәтов команда әгъзаларына өстәп "Дельфин" бассейнына абонентлар бирде.
Соңгы елларда районда хатын-кызлар арасында футбол уены популярлык ала. Кызлар әлеге спорт төрен яратып уйныйлар. Нәтиҗәләр дә күз алдында. Аксубай командасы үз территориясендә һәм район чикләрендә футбол буенча зональ, республика турнирларында күптапкыр призер, җиңүче булды.
-Безнең кызлар шәп уйнадылар, - дип шатлыгын яшерми сөйли үзенең тәрбияләнүчеләре турында ДЮСШ тренеры Валерий Павлов. - Команда бердәм, максатка омтылышлы. Мондый ярышлар команданың «йомшак урыннарын», җитешсезлекләрне ачыкларга ярдәм итә. Алга таба да нәкъ менә шул моментларга басым ясаячакбыз, камилләшәчәкбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев