ТР беренчелеге – Аксубайда
Аксубайда ир-егетләр командалары арасында мини-футбол буенча Татарстан Республикасы Беренчелеге узды. Анда республиканың төрле төбәкләреннән килгән иң яхшы 15 футболчылар командасы катнашты. Район үзәге кешеләре һәм район кунаклары 3 көн дәвамында югары дәрәҗәле спортчылар уенын күзәттеләр. Матчлар киеренке һәм кызыктыргыч үтте. Җиңүче булып Ютазы районының шәһәр тибындагы Урыссу бистәсеннән "Әпсәлямов" командасы...
Аксубайда ир-егетләр командалары арасында мини-футбол буенча Татарстан Республикасы Беренчелеге узды.
Анда республиканың төрле төбәкләреннән килгән иң яхшы 15 футболчылар командасы катнашты. Район үзәге кешеләре һәм район кунаклары 3 көн дәвамында югары дәрәҗәле спортчылар уенын күзәттеләр. Матчлар киеренке һәм кызыктыргыч үтте. Җиңүче булып Ютазы районының шәһәр тибындагы Урыссу бистәсеннән "Әпсәлямов" командасы танылды. Әлки районының Базарлы Матак авылы командасы - икенче, Биектау районының "Эверест" командасы өченче урыннарны яуладылар. Аксубайлылар турнир таблицасында дүртенче урынны алдылар.
Фото www.ffrt.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев