Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Суда Спартакиада

Мәктәп укучыларының икенче Спартакиадасы кысаларында "Дельфин" йөзү бассейнында йөзү буенча район ярышлары үтте. Ярышларда район мәктәпләреннән 2003-2004 елларда туган укучылардан торган 18 команда катнашты. Балалар әлеге кызыклы спорт төренә булган мавыгуларын күрсәттеләр. Кем өчендер йөзү җиңел бирелсә, кайбер укучылар өчен теләгән нәтиҗәгә ирешүдә күнекмәләр җитмәве сизелде. Бу соңгы нәтиҗәләрдә чагылыш...

Мәктәп укучыларының икенче Спартакиадасы кысаларында "Дельфин" йөзү бассейнында йөзү буенча район ярышлары үтте.
Ярышларда район мәктәпләреннән 2003-2004 елларда туган укучылардан торган 18 команда катнашты. Балалар әлеге кызыклы спорт төренә булган мавыгуларын күрсәттеләр. Кем өчендер йөзү җиңел бирелсә, кайбер укучылар өчен теләгән нәтиҗәгә ирешүдә күнекмәләр җитмәве сизелде. Бу соңгы нәтиҗәләрдә чагылыш тапты. Район ярышларының гомумкоманда зачетында Аксубайның 3нче мәктәбе җиңүгә иреште. Икенче урында - Аксубайның 1нче мәктәбе. Савгач урта гомумбелем бирү мәктәбе командасы призерлар өчлеген япты.
Кызлар арасында 50 метрлы дистанциядә финишка Вита Варламова (3нче мәктәп) - беренче, Гүзәл Шәязданова (1нче мәктәп) - икенче, Әдилә Хәмидуллина (3нче мәктәп) өченче йөзеп килде.
Шундый ук дистанциядә егетләр арасында Илһам Сөнгатуллин (3нче мәктәп) старт башыннан финишка кадәр тизлекне югалтмыйча йөзеп, беренче нәтиҗәгә иреште. Иске Ильдеряктән Сергей Кириллин - икенче, Илья Захаров (3нче мәктәп) өченче урыннарны яуладылар.
Командаларның дүрт катнашучысы 50 метрлы араны төрле стильдә йөзәргә тиешле катнаш эстафета да киеренке үтте. Монда да Аксубайның 3нче мәктәбе укучылары "үрдә" булдылар. Икенче һәм өченче урыннарны 1нче Аксубай һәм Савгач урта мәктәпләре үзара бүлештеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев