Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Спорттагы уңышлар – күз алдында

Аксубай муниципаль районы башкарма комитетының яшьләр эше һәм спорт буенча бүлеге җитәкчесе Станислав Зайцев: Аксубай районы физкультура-сәламәтләндерү юнәлеше буенча 2015 елда Татарстан Республикасының муниципаль берәмлекләр рейтингында 38 нче урыннан 16 нчы урынга күчте. Бу бик зур сикереш. Моның нәтиҗәсе - 8 ачык спорт мәйданчыгы, спорт комплексы, мәктәпләрдә спорт секцияләре һәм...

Аксубай муниципаль районы башкарма комитетының яшьләр эше һәм спорт буенча бүлеге җитәкчесе Станислав Зайцев:
Аксубай районы физкультура-сәламәтләндерү юнәлеше буенча 2015 елда Татарстан Республикасының муниципаль берәмлекләр рейтингында 38 нче урыннан 16 нчы урынга күчте.


Бу бик зур сикереш. Моның нәтиҗәсе - 8 ачык спорт мәйданчыгы, спорт комплексы, мәктәпләрдә спорт секцияләре һәм түгәрәкләр эше. Спорт белән шөгыльләнүгә бөтен район халкы җәлеп ителгән, спорт белән шөгыльләнү өчен шартлар бар.
Быел ГТО нормаларын тапшыру кабат яңартылды - ачык спорт мәйданчыкларында район җитәкчесеннән алып, мәктәп укуч

ылары, актив пенсионерларга кадәр, барлык теләүчеләр дә спорт белән дуслыкларын күрсәттеләр.


2015 елда республика, Россия һәм хәтта халыкара ярышларда җиңүгә ирешүләр зур казаныш булды.


Безнең тренерларның, физкультурачыларның, спортчыларның җиңүгә омтылышы зур, димәк алга таба да нәтиҗәләр яхшы булачак. Өстәвенә, спорт белән шөгыльләнү республика һәм район дәрәҗәсендә хуплана. Барысына да имгәнүләрсез спорт җиңүләре телим.


Балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе директоры Нияз Хисмәтов:
2015 ел Аксубай балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе өчен унбишенче юбилейлы ел.


Безнең мәктәп өйрәнү-тәрбия эшләре нәтиҗәләре буенча узган уку елында 7 нче категорияле 34 спорт мәктәбе арасында 8 нче урынны алды. Мисал өчен, 2009 елда - 32, 2013 елда - 16, 2014 елда 14 урында иде.


Горурланырлыгыбыз бар - 15 ел эчендә берничә буын яшьләр тәрбияләнде, алар бүгенге көндә бездә тренерлар булып эшлиләр. Узган уку елында гына да бездә алты йөздән артык мәктәп укучысы шөгыльләнде. 12 чыгарылыш укучысы, югары уку йортларында белем алып, һөнәрләрен спорт белән бәйләделәр. Алар арасында спорт мәктәбендә шөгыльләнгән Вера Енизеркина Олимпия резервы мәктәбендә укый һәм җиңел атлетика буенча РФ җыелма командасы әгъзасы булып тора. Билбау көрәше буенча безнең дөнья чемпионнарыбыз да бар, болар - Диләрә Латыйпова, Рәзилә Хәмитова һәм Евгений Ласточкин, 3 мең метрга йөгерү буенча республика чемпионы Рәфис Сәгыйтов.


Мәктәп каршында баскетбол, хоккей, футбол, билбау көрәше, милли көрәш, чаңгы, бадминтон буенча җиде бүлек эшли. Мәктәпнең ирешкән уңышлары, беренче чиратта, тренер-укытучылар - Рәис Бикулов, Фәрхат Гайнуллин, Геннадий Леонтьев, Ольга Васильева, Анфиса Ишметова, Александр Лодоркин, Валерий Павлов, Василий Чугунов, Владимир Альметкин, Владислав Мулеев, Рәис Бикушев, Александр Скворцов, Минзөфәр Мөдәрисов, Җәмил Сәйфуллин, Евгений Башкиров, Нияз Хисмәтов, Шамил Мотыйгуллин һәм яшь тренер Яков Крюковларның зур тырышлык нәтиҗәсе.


Бездә тренерлар составы көчле. Мәктәп коллективы үз алдына - үз категориясендәге мәктәпләр арасында призерлар өчлегенә керү бурычын куйды.

Физкультурачы көне алдыннан без район газетасы укучыларына 2015 елның спорт өлкәсендә нинди казанышлар белән билгеләп үтелүе, аның нигезендә кемнәрнең тырышлыгы ятуы турында искә төшереп узарга булдык

Спортивные достижения года

баскетбол

юноши 2000-2001 г.р.

Х Спартакиада Республики Татарстан среди школьников, 3 место

Тренеры-преподаватели:

Раис Бикулов, Фархад Гайнуллин, Геннадий Леонтьев

девушки 200-2001 г.р.

Первенство РТ по баскетболу, 3 место

волейбол

юноши 1999-2000 г.р.

Х Спартакиада Республики Татарстан среди школьников, 3 место

Тренеры-преподаватели:

Ольга Васильева, Анфиса Ишметова, Евгений Башкиров

девушки 2002-2003 г.р.

Х Спартакиада Республики Татарстан среди школьников, 2 место

хоккей

юноши 2002-2003 г.р.

Финал Республиканских соревнований на призы клуба «Золотая шайба», 2 место

Тренер-преподаватель Нияз Хисматов

футбол

девушки 2000-2001 г.р.

Первенство РТ по мини-футболу

Тренеры-преподаватели:

Александр Лодоркин, Валерий Павлов, Василий Чугунов

девушки 2002-2003 г.р.

Республиканские соревнования на призы клуба «Кожаный мяч», 3 место

девушки 2004-2005 г.р.

Республиканские соревнования на призы клуба «Кожаный мяч», 2 место

юноши 2002-2003 г.р.

Республиканские соревнования на призы клуба «Кожаный мяч», 1 место

лыжные гонки

сборная 2000-2001 г.р.

Первенство Республики Татарстан, 1 место

Тренеры-преподаватели:

Владимир Альметкин, Владислав Мулеев, Раис Бикушев

борьба на поясах

Первенство мира, Чемпионат России

1,2,3 места

Тренер-преподаватель

Александр Скворцов

.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев