Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
Спорт

Спортта – өлкән яшьтәгеләр

Аксубайда узган пенсионерлар Спартакиадасы олы яшьтәгеләрнең һәркайда да актив һәм уңышлы кешеләр булуларын тагын бер кат исбатлады. Район башлыгы Камил Гилманов катнашучыларны сәламләп, аларга гадел җиңүләр теләде. Районда спортны үстерү өчен күп эшләр башкарылды һәм алга таба да эшләнәчәк, дип әйтеп үтте ул. Шуңа күрә барлык булган мөмкинлекләрне дә кулланырга...

Аксубайда узган пенсионерлар Спартакиадасы олы яшьтәгеләрнең һәркайда да актив һәм уңышлы кешеләр булуларын тагын бер кат исбатлады.

Район башлыгы Камил Гилманов катнашучыларны сәламләп, аларга гадел җиңүләр теләде. Районда спортны үстерү өчен күп эшләр башкарылды һәм алга таба да эшләнәчәк, дип әйтеп үтте ул. Шуңа күрә барлык булган мөмкинлекләрне дә кулланырга кирәк.

УПФР җитәкчесе Владимир Тимофеев, Спартакиадада катнашучыларның саны елдан-ел арта баруын билгеләп үтте. Димәк, сәламәт яшәү рәвешен алга сөрүчеләр дә ишәя.

Аксубайдан, Иске Ильдеряк һәм Иске Ибрайдан аеруча да күп кеше килгән иде. Башка торак пунктларда яшәүче пенсионерлар Спартакиадага нигәдер битараф караганнар.

Җиңел атлетика ярышларында Мария Зайцевага тиңнәр булмады. Ул күп еллар инде республика турнирларында район данын яклап катнаша. Ир-атлар арасында беренче урынны Александр Евграфов яулады. Тенниста Александр Перепелкин һәм Маргарита Золина осталыкларын күрсәттеләр. Дартс буенча беренчелекне Рафаил Суфиянов һәм Сания Ибраһимова алды. Йөзүдә Гайшә Минхәерова һәм Александр Евграфов беренче булдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев