Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Спорт

Спартакиадага көчле һәм актив аксубайлылар җыелды

Район оешмалары, предприятиеләре авыл җирлекләре арасында спортның берничә төре буенча ярышлар узды

Кышны озату көнендә районда халык күңел ачулары гына түгел, спорт чаралары да уздырылды. Ярышларда район оешмалары һәм предприятиеләре хезмәткәрләре, шулай ук авыл җирлекләре вәкилләре катнашты.

Чара берничә мәйданчыкта узды. Аксубайның 3нче мәктәбендә - хатын-кызлар, "Юность" универсаль спорт залында ир-егетләр волейбол тубы белән идарә итү осталыкларын күрсәттеләр. Хатын-кызлар командалары арасында мәгариф бүлеге хезмәткәрләре җиңү яуладылар, икенче урында – спорт мәктәбе командасы, өченчедә – Емелькино мәктәбе волейболчылары. Ир-егетләр командалары арасында абсолют җиңү Шәрбән егетләре файдасына исәпләнде.

Үзәк мәйданда канат тартышу, гер күтәрү, мас-рестлинг ярышлары колач алды. Монда җанатарлар тагын да күбрәк иде. Аларның тавыш биреп җан атулары бөтен җиргә ишетелеп торды.

Бу көн бәйрәмдә катнашучылар хәтерендә озак сакланып калачак. Узган ел авыр сынаулар алып килде, халык, кышны озатып, җылы яз килүен, актив тормышның кабаттан әйләнеп кайтуын көтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев