Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Шашкачылар – өченче

Безнең шашка уенчылары командасы Татарстан Республикасы гомумбелем бирү учреждениеләре укучылары арасында уздырылган II Спартакиадада бронза приз яуладылар. Шашка буенча республика этабы Мамадышта узды. Тренер Геннадий Горбунов җитәкчелегендәге составында Данила Маклаков, Григорий Благородный, Эльвира Әхмәтҗанова һәм Полина Рязанова булган Аксубайның 2 нче мәктәбе командасы Спартакиадада үзен яхшы яктан гына күрсәтте. Ярышларда...

Безнең шашка уенчылары командасы Татарстан Республикасы гомумбелем бирү учреждениеләре укучылары арасында уздырылган II Спартакиадада бронза приз яуладылар.
Шашка буенча республика этабы Мамадышта узды. Тренер Геннадий Горбунов җитәкчелегендәге составында Данила Маклаков, Григорий Благородный, Эльвира Әхмәтҗанова һәм Полина Рязанова булган Аксубайның 2 нче мәктәбе командасы Спартакиадада үзен яхшы яктан гына күрсәтте. Ярышларда республиканың төрле шәһәрләреннән һәм районнарыннан 36 команда көч сынашты. Безнең команданың һәр катнашучысы команда копилкасына мөмкин булган 9 баллның 6сын кертте һәм бу команданың гомуми нәтиҗәдә урынын билгеләде дә. Команданы ярышларга әзерләүдә районның иң алдынгы шашкачыларының берсе Андрей Егоров зур булышлык күрсәтте, ул команда катнашучылары белән мастер-класслар уздырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев