Спорт
Шашка тактасы артында – кискен көрәш
Шашка буенча район чемпионаты узды.
Әлеге ярышларга 1979 елда нигез салынган. Геннадий Горбатов бу спорт төрендә күп тапкыр чемпион калган. Шулай ук Павел Егоров, Михаил Водышев, Савелий Купцов та берәр тапкыр район чемпионнары булдылар.
Районның иң яхшы шашкачыларының берсе - Кәкре Күл урта мәктәбе укытучысы Владимир Королев. Алты ел рәттән...
Шашка буенча район чемпионаты узды.
Әлеге ярышларга 1979 елда нигез салынган. Геннадий Горбатов бу спорт төрендә күп тапкыр чемпион калган. Шулай ук Павел Егоров, Михаил Водышев, Савелий Купцов та берәр тапкыр район чемпионнары булдылар.
Районның иң яхшы шашкачыларының берсе - Кәкре Күл урта мәктәбе укытучысы Владимир Королев. Алты ел рәттән Аксубай һәм район чемпионатларында аңа уңыш елмаймады. Ул бары тик көмеш медаль иясе генә булып торды. Әмма бу юлы Владимир искиткеч уен күрсәтеп һәм Савелий Купцов белән уенда ярты балл гына югалтып, беренче тапкыр район чемпионы булды!
Бронза медаль өчен финишта чын "бәрелеш" булды. Геннадий Горбатов Данила Маклаковны (Аксубайның 2 нче мәктәбеннән) җиңеп өченче урынны яуларга тиеш иде. Әмма 2017 елда мәктәп укучылары арасында уздырылган ТР Спартакиадасы призеры көтмәгәндә аксакалны җиңүгә иреште. Шулай итеп, аларның баллары тигезләште, моңа өстәп аларны Андрей Егоров та куып тотты. Өстәмә уенда соңгысы җиңүгә иреште дә инде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев