Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Спорт

Саврушлылар волейболда иң яхшылар

Районда волейбол буенча Спорт мәктәбе беренчелеге ярышлары узды

2013-2014 елгы мәктәп укучылары белән ярышлар мавыктыргыч, җанлы һәм тәэсирле узды. Тренер-педагог Анфиса Ишметова җитәкчелегендә Иске Савруш командасы беренчелек җиңүчесе булды. Икенче урында – Савгач мәктәбе командасы (тренер-укытучы Ольга Васильева). 3нче Аксубай мәктәбенең волейбол дружинасы (тренер-укытучы Михаил Федоров) өченче призер булды.

Хөкемдарлар коллегиясе иң нәтиҗәле спортчыларны билгеләп үтте. Беренчелекнең иң яхшы уенчысы дип – Егор Васюткин (Иске Савруш мәктәбе), иң яхшы һөҗүмче дип – Алексей Падиряков (Савгач мәктәбе), иң яхшы сакчы дип Арсений Федоров (3нче Аксубай мәктәбе) танылды.

Кызлар арасында Савгач мәктәбе командасы ярышларның бәхәссез җиңүчесе булды. Иске Ибрай мәктәбе командасы (тренер-укытучы Рәис Бикушев) көмеш призер булды. Бронза 1нче Аксубай мәктәбе (тренер-укытучы Сәяр Кәлимуллин) спортчыларына бирелде. Кызлар арасында «Иң яхшы уенчы» номинациясен – Анна Романова (Савгач мәктәбе), «Иң яхшы һөҗүмче» номинациясен – Айгөл Искәндәрова (1нче мәктәп), «Иң яхшы сакчы» номинациясен Ясминә Ризванова (Иске Ибрай мәктәбе) яулады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев