Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Савгач мәктәбе командасы беренчелекне яулады

Сабан туе мәйданы янындагы футбол кырында район мәктәпләренең яшүсмерләр командалары арасында футбол буенча беренчелек узды.

2010-2011 елларда туган укучылар ярышты.

Ярышларда Аксубайның өч мәктәбе, Савгач һәм Иске Ибрай урта мәктәпләре командалары катнашты.

Уеннар нәтиҗәсендә Савгач мәктәбе командасына тиңнәр булмады – тренер Леонид Васильев футболчыларны матчка бик яхшы әзерләгән. Савгачлылар җиңү яуладылар, икенче урында – Аксубайның 2 нче мәктәбе спортчылары (тренер Алексей Буинский). Иске Ибрай урта гомуми белем бирү мәктәбе футболчылары (тренер Рәис Бикушев) призерлар өчлеген япты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев