Аксубай яңалыклары

Аксубай районы "Авыл таңнары" газетасы

16+
Рус Тат
Спорт

Самбочылар аерылып торды

Нурлатта 2005-2008 елларда туган егетләр һәм кызлар арасында ачык самбо турниры узды. Безнең спортчылар кабат үр яуладылар. Үзләренең авырлык категорияләрендә Ильяс Вафин (Шәрбән) һәм Иван Куклин (АЛ) беренче урынны алдылар. Ильяс Хәбибрахманов (Татар Майнасы) һәм Дмитрий Белов (3 нче мәктәп) икенче урынга лаек булдылар. Аннан тыш Дмитрий оештыручылардан "Уңышка омтылыш...

Нурлатта 2005-2008 елларда туган егетләр һәм кызлар арасында ачык самбо турниры узды.

Безнең спортчылар кабат үр яуладылар. Үзләренең авырлык категорияләрендә Ильяс Вафин (Шәрбән) һәм Иван Куклин (АЛ) беренче урынны алдылар. Ильяс Хәбибрахманов (Татар Майнасы) һәм Дмитрий Белов (3 нче мәктәп) икенче урынга лаек булдылар. Аннан тыш Дмитрий оештыручылардан "Уңышка омтылыш өчен" дип аталган махсус призга да лаек булды. Рөстәм Бухаров, Дмитрий Куклин, Антон Афиногентов (3нче мәктәп) һәм Әхмәт Хәбибрахманов (Татар Майнасы) - көмеш бүләк ияләре. Тренерлары Александр Скворцов билгеләп үткәнчә, Нурлатка уңышлы сәяхәт - бары тик ата-аналар ярдәме белән генә оештырылды.

Фото: nurlat-tat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев