Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Республика турнирында Аксубай районы данын якладылар

Муниципаль хезмәткәрләр командасы республика спартакиадасы кысаларында Байлар Сабасында узган мини-футбол буенча ярышларда катнашы.

Безнең район данын футбол мәйданчыгында муниципаль өлкә хезмәткәрләре Илдар Ислямов, Николай Камбулов, Сергей Маклаков, Алексей Макаров, Андрей Парфенов, Борис Соломонов, Алмаз Бакиров, Дамир Минеханов, Илнур Шакиров яклады. Район вәкилләре көйле уен, туп белән белеп идарә итү һәм ыргыту осталыгын күрсәттеләр. Аларның көндәшләре югары әзерлек дәрәҗәсен күрсәттеләр. Команда һәр туп өчен көрәште. Аксубай дружинасы призерлар өчлегенә керә алмаса да, аның нәтиҗәгә омтылышы иглекле сүзләргә лаек.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев