Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Спорт

Республика ярышларында югары нәтиҗәләр күрсәттеләр

Апрель ае – районның яшь йөзүчеләре өчен республика дәрәҗәсендәге җаваплы ярышларда катнашу белән истә калачак.

Алар параллель рәвештә ике мәйданчыкта үтте.

Чистайда узган «Кама аръягы лидеры» традицион ярышларына 560тан артык катнашучы җыелды. Тренер Геннадий Леонтьев тәрбияләнүчеләре Екатерина Бокарева, Диана Кожухова, Дмитрий Джоли, Рузилә Хөснуллина, Екатерина Кудряшова иң яхшылар арасында булдылар. Алар үз дистанцияләрендә төрле стильләрдә йөзүдә югары нәтиҗәләр күрсәттеләр. Аксубай укучылары үзләренең спорт разрядларын расладылар һәм күрсәткечләрен яхшырттылар.

Алабугада узган кече шәһәрләр арасында йөзү буенча республика ярышлары, да шулай ук Аксубай спортчыларына уңышлар китерде. Бу көнне ярышларда 360 йөзүче катнашты. Өченче урынга Арина Зубарева лаек булды. Никита Кадушкин, Оксана Ашаева да үз яшь төркемнәрендә йөзүдә лаеклы чыгыш ясадылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев