Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Спорт

Никита Мулеев – мактау пьедесталында

Бадминтон буенча ТР шәхси Кубогының финал этабы үтте. Әлеге этапта республиканың бөтен почмакларыннан 300дән артык спортчы катнашты. Ярышларны тантаналы ачу кысаларында ТРда бадминтонны үстерүгә өлеш керткән өчен бүләкләр дә тапшырылды. 2017 елда уңышларга ирешкән өчен ТР бадминтон федерациясе Дипломнары белән бүләкләнүчеләр арасында безнең районнан Никита Мулеев та бар (Россия Беренчелегендә...

Бадминтон буенча ТР шәхси Кубогының финал этабы үтте.
Әлеге этапта республиканың бөтен почмакларыннан 300дән артык спортчы катнашты. Ярышларны тантаналы ачу кысаларында ТРда бадминтонны үстерүгә өлеш керткән өчен бүләкләр дә тапшырылды. 2017 елда уңышларга ирешкән өчен ТР бадминтон федерациясе Дипломнары белән бүләкләнүчеләр арасында безнең районнан Никита Мулеев та бар (Россия Беренчелегендә уңышлы уен күрсәткәне өчен). ТРның шәхси Кубогы финалында ярышларның дүртенче этабында 2003 елда туган һәм кечерәк яшьтәгеләр төркемендә Никита көмеш призер булды. Парлы разрядта җиңү яулады. Катнаш парлы разрядта да шулай ук ярышларның икенче призеры булды. Аксубай спортчысы финал ярышларында яхшы нәтиҗәләргә иреште. Ир-егетләр арасындагы ялгыз разрядта - икенче урынны алды, парлы разрядта - җиңү яулады, катнаш парлы разрядта - мактау пьедесталының икенче баскычына күтәрелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев