Аксубай яңалыклары

Аксубай районы "Авыл таңнары" газетасы

16+
Рус Тат
Спорт

Муниципаллар – ГТО яклы

Ике ел рәттән инде, РФ Президенты Боерыгы нигезендә ГТО комплекслары кертелә. Әлеге физкультура хәрәкәтен безнең районда да хуплыйлар. Чиратта - муниципаль хезмәткәрләр. Муниципаль хезмәт, аппа-рат җитәкчеләре, хезмәткәрләре "Яшьлек" спорт залында җыелдылар. - ГТО нормаларын тапшырырга кирәк! - дип шәрехләде район җитәкчесе Камил Гилманов. - Бу сәламәт тормыш рәвеше алып бару...

Ике ел рәттән инде, РФ Президенты Боерыгы нигезендә ГТО комплекслары кертелә.


Әлеге физкультура хәрәкәтен безнең районда да хуплыйлар. Чиратта - муниципаль хезмәткәрләр. Муниципаль хезмәт, аппа-рат җитәкчеләре, хезмәткәрләре "Яшьлек" спорт залында җыелдылар. - ГТО нормаларын тапшырырга кирәк! - дип шәрехләде район җитәкчесе Камил Гилманов. - Бу сәламәт тормыш рәвеше алып бару өчен тагын бер этәргеч. Ә инде барыннан да элек, үз өстеңдә эшләү. Иң мөһиме - физкультура белән шөгыльләнү хезмәткәрләрнең эшләү сәләтен арттырсын. Әлбәттә инде, беркем дә тиз генә "бик яхшы" билгесе ала алмый. Нәтиҗәгә - ГТОның төрле дәрәҗәләренә ирешү өчен ныклап тырышырга кирәк. Муниципаль хезмәткәрләр атнасына ике тапкыр спорт залында, "Яшьлек" спорт комплексында тренажерларда шөгыльләнәчәкләр. ГТО нормаларын тапшыру апрель уртасына планлаштырыла. Төрле яшьтәге хезмәткәрләрне йөгерү, озынлыкка сикерү, гер күтәрү, горизонталь килеш гәүдәне идәннән күтәрү, ату, гимнастика күнекмәләре һ.б. буенча сынаулар көтә. Иң оригиналь тестлар арасында - туристик күнекмәләрне тикшереп походка чыгу.

-Спорт нормативларын үтәү мөмкин, - дип әйттеләр хезмәткәрләр. -Иң мөһиме - алдан яхшы хәзерләнү һәм яхшы кәеф.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев