Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

“Милләтләр кроссы“ – “Татарстан кроссы“

Узган якшәмбедә милләтләр кроссы физкультура һәм спортның район кешеләре тормышында мөһим урын алып торуын тагын бер кат исбатлады. Кояш нурлары астында балкып торган Сабантуй мәйданы район оешмалары һәм предприятиеләре хезмәткәрләрен, мәктәп укучыларын, пенсионерларны үзенә җыйды. «Милләтләр кроссы, Татарстан кроссы»нда катнашу күпләр өчен үзмаксат түгел, ә спорт сыйфатларын, физик көчне күрсәтү,...

Узган якшәмбедә милләтләр кроссы физкультура һәм спортның район кешеләре тормышында мөһим урын алып торуын тагын бер кат исбатлады.



Кояш нурлары астында балкып торган Сабантуй мәйданы район оешмалары һәм предприятиеләре хезмәткәрләрен, мәктәп укучыларын, пенсионерларны үзенә җыйды. «Милләтләр кроссы, Татарстан кроссы»нда катнашу күпләр өчен үзмаксат түгел, ә спорт сыйфатларын, физик көчне күрсәтү, җиңүгә омтылу, гади итеп әйткәндә, күтәренке кәеф алу мөмкинлеге. Шундый җылы, кояшлы матур көндә сәламәт яшәү рәвеше алып баручылар белән аралашу гына ни тора! ДЮСШ директоры Нияз Хисмәтов командаларны ачу тантанасына тезеп бастыргач, йөгерүчеләр белән җанатарларның исәбе бертигез булуы билгеле булды. Ярышларда катнашучыларны район башлыгы Камил Гилманов җылы сәламләде.


-Физкультура, спорт белән шөгыльләнү, әлеге өлкәдә югары нәтиҗәләргә ирешү өчен районда барлык шартлар тудырылган. Аксубайда һәм кайбер авылларда заманча спорт мәйданчыклары бар, «Яшьлек» спорт комплексы эшли, күптән түгел генә «Дельфин» йөзү бассейны сафка басты, - диде ул.
Район җитәкчесе, балалар сәламәт, нык булып үссеннәр, өлкәннәр сәламәтлекләрен ныгытсыннар һәм хезмәттә уңышларга ирешеп эшләсеннәр өчен күп эшләр эшләнә. Ә моңа охшаш ярышлар бары тик күңел күтәренкелеге генә өсти...


Җиңелатлетчылар ярышы VIP йөгерештән башланды. Оешма җитәкчеләре, мәктәп директорлары, үз хезмәткәрләренә үрнәк күрсәтеп, дистанцияне лаеклы йөгереп үттеләр: беренче булып финишка Иске Ильдеряк урта мәктәбе директоры Алексей Буинский килде. Финишка икенче булып килгән район газетасы директор-мөхәррире Айдар Моратшинны җанатарлар көчле алкышлар белән каршыладылар. Җитәкчеләр арасында өченче күрсәткечкә Флен Зәйнуллин иреште. Хатын-кызлар арасындагы йөгерештә мәктәп директорлары арасында Лилия Бикушева иң югары күрсәткечкә иреште, Любовь Гаврилова һәм Җәмилә Вәлиева да призлы урыннар алдылар.


Мәйданда җыелган йөзләгән кеше физкультурачыларның өлкән буын вәкилләре узышы шаһитлары булдылар. Алтмыш яшьтән өлкәнрәк төркем йөгерешчеләр арасында Геннадий Леонтьев җиңү яулады. Аның артынна ук финишка Кираметдин Шәязданов килде. 50 яшьтән алып 60 яшькәчә спортчылар арасында Владимир Альметкинга тиңнәр булмады. Икенче урында - Василий Крмаков. Икенче яшь төркемендә призлы урыннар түбәндәгечә урнашты: Рәис Бикушев, Егор Гусляков, Алексей Сергеев. Хатын-кызлар арасында - Юлия Иванова, Анна Борисова һәм Кристина Васильева. Йөгерү юлында 40-50 яшьлекләр арасында көч сынашу үтә кызыклы булды. Монда түбәндәге катнашучылар призлы урыннарны яуладылар: Владислав Мулеев - 1, Равиль Абраров - 2. Марсель Җамалиев - 3. Хатын-кызлар арасында: Ольга Архипова - 1, Алсу Хәсәнова - 2, Надежда Мишина - 3. Зоя Шихранова, Светлана Назарова, Наталья Пименова, Леонид Васильев, Сергей Илюхин үз категорияләрендә җиңү яуладылар. 1998-1999 елгы яшь спортчылар арасында да беренчелек өчен көч сынашу киеренке булды. Рәфис Сәгыйтов, Дмитрий Михайлов, Дмитрий Максимов, кызлар арасында Ксения Еремеева, Алина Титова һәм Полина Данилова. Кечерәк яшь төркемендәге егетләр һәм кызлар арасында Айрат Шәрифуллин, Рәмис Бикушев һәм Максим Ишметов турнир таблицасының өч призлы урынын яуладылар. Кызлар арасында Гөлүсә Хөсәенова, Ангелина Гаврилова һәм Ксения Данилова беренче урыннарны яуладылар. 2002-2003 елларда туган укучылар арасында 800 метрлы дистанциядә беренче призлы ике урынга Снежана Маркелова һәм Ләйсән Минеголова лаек булды, ә Снежана Леонтьева һәм Таисия Клюева бертөрле вакыт белән өченче позицияне яуладылар. Малайлар арасында Рәҗәб Мифтәхов, Денис Прохоров һәм Илгиз Хәсәнов иң җитезләре булдылар. Алардан да яшьрәк спортчылар арасында Илназ Сруров дистанцияне рекордлы кыска вакыт эчендә йөгереп үтте, ә Хәлил Кадыйров һәм Кирилл Чернов анардан азга гына калышты.


Кызлар арасында иң яхшы нәтиҗәне Тамара Клюева күрсәтте, икенче урында - Нина Синдимирова, өченчедә - Снежана Сулейманова. Район мәктәпләренең түбән сыйныф укучылары да шулай ук спортны яратуларын исбатладылар. Иван Куклин һәм Динар Зәйнуллин 800 метр араны кыска вакыт эчендә йөгереп уздылар. Дарья Наумова, Татьяна Вашурина һәм Әминә Хаметшина укытучылары тарафыннан мактау сүзләре ишеттеләр. Призерларны бүләкләү шатлыклы мохиттә үтте. «Милләтләр кроссы», «Татарстан кроссы»ның иң бәләкәй катнашучысы - биш яшьлек Татьяна Жаренова грамота һәм медаль алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев