Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Кикбоксинг: осталык арта

Районда егетләр һәм кызлар арасында кикбоксинг буенча ачык Беренчелек үтте. Ярышлар чын спорт тантанасына әверелде. Аксубайлылар төп көндәшләре - Нурлат районы вәкилләре белән көч сынаштылар. Спортчыларның ата-аналары, якыннары алар өчен көч бирергә килгәннәр. Ярышларны иң яшь катнашучылар - 2007-2008 елда туган малайлар һәм кызлар ачты. 32 килограмм авырлык категориясендә Даниил...

Районда егетләр һәм кызлар арасында кикбоксинг буенча ачык Беренчелек үтте.

Ярышлар чын спорт тантанасына әверелде. Аксубайлылар төп көндәшләре - Нурлат районы вәкилләре белән көч сынаштылар. Спортчыларның ата-аналары, якыннары алар өчен көч бирергә килгәннәр.

Ярышларны иң яшь катнашучылар - 2007-2008 елда туган малайлар һәм кызлар ачты. 32 килограмм авырлык категориясендә Даниил Прокопьев җиңүче булды. Җиңел авырлыктагы Эльдар Мәрдиев тә көрәштә бар көчен куйды. Ләкин Нурлаттан килгән көндәше аны икенче урында калдырып, беренчелекне яулады. Өченче урында Алексей Машков һәм Марсель Нигмәтуллин. Үзләренең авырлык төркемнәрендә Даниил Петров һәм Илья Мясников җиңүчеләр булдылар, икенче урында - Илья Еграшкин һәм Алексей Павлов.

Көрәш мәйданында өлкәнрәк һәм тәҗрибәлерәк көндәшләр очрашкач, киеренкелек тагын да артты. 54 килограмм авырлык категориясендә Илвир Нуретдинов көрәш нәтиҗәләре буенча беренче урынга чыкты, Артем Иванов һәм Артем Мусин - икенче урыннарны яуладылар. 60тан алып 70 килограммга кадәр авырлык үлчәмендә Владислав Петров чын көрәшче сыйфатларын күрсәтеп лидер булды. Даниил Безруков - икенче урында.

Кызлар арасында кикбоксинг ярышлары мавыктыргыч үтте. Беренче өч урынны Азалия Кыямова, Рената Латыйпова һәм Изольда Кәшәфетдинова яуладылар. Оксана Захаркина - икенче урында.

Призерларны бүләкләү позитив мохиттә узды. Алар Аксубай районы башкарма комитетының спорт һәм яшьләр эшләре бүлегеннән медальләр һәм грамоталар алдылар. Мәйданда очрашу нәтиҗәләре белән район кунаклары да, мәйдан хуҗалары да канәгать калды.

- Бу ярышларда безнең спортчылар яхшы чыгыш ясадылар, - дип бүлеште фикерләре белән Алмаз Мәгыйзов. - Алар өчен шундый дустанә очрашулар тәҗрибә туплауда бик мөһим булып тора. Спортның әлеге төре белән мавыккан башка район балалары белән очрашуларда алар яңа алымнарны үзләштерәләр. Әмма кикбоксчыларга, уңышлы чыгыш ясадык, дип тынычланырга иртәрәк, чөнки апрель башында Нурлат районында кикбоксинг буенча турнир, ә аннан соң республика ярышлары көтелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев