Кама аръягы зонасының бронза призеры булдылар
«Юность» универсаль спорт залында 2015 елгы яшүсмерләр командалары арасында мини-футбол буенча ТР Беренчелегенең зональ ярышлары үтте.
Беренчелектә республиканың сигез районыннан футбол командалары катнашты. Шул исәптән Базарлы Матак, Чирмешән, Нурлат, Яңа Чишмә, Болгар, Чистай, Алексеевск, Лаеш һәм мәйданчык хуҗалары.
Ярышларда катнашучыларга сәламләү сүзләре белән район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Сергей Александров мөрәҗәгать итте.
– Сезне чын күңелдән Халыклар бердәмлеге көне белән котлыйм, – диде ул. – Сезгә зур спорт казанышлары телим. Сезнең спорт белән шөгыльләнүегез – сезне тормышыгызда сәламәт һәм уңышлы итә. Киләчәктә дә без сезне үз районыбызда ярышларда күрергә бик шатбыз.
Ярышлар ике көн дәвамында барды. Спорт комплексында беренче матч «Аксу» һәм Базарлы Матак командалары арасында узды. Тренер Александр Лодоркин тәрбияләнүчеләре көндәшләрен 3:0 исәбе белән җиңделәр.
Безнең футболчылар алдагы матчларда да үзләрен яхшы яктан күрсәттеләр. Көндәшләр көчле иде, аларның тактикасына алар яхшы җайга салынган команда уены белән каршы тордылар. Нәтиҗәдә мактау пьедесталының өченче баскычын яуладылар.
Команда Беренчелекнең республика этабында катнашачак. Аны уздыру шулай ук Аксубайда планлаштырылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев