Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
Спорт

Искеибрайлылар – республикада өченче

Районда җиңел алетика буенча мәктәп спартакиадасының беренче этабы Иске Ибрай мәктәбе укучыларының бәхәссез җиңүе белән тәмамланды. Югары нәтиҗәләр күрсәтеп алар җиңел атлетика буенча республика финал ярышларында катнашуга юллама алдылар. Анда да яхшы нәтиҗәләргә ирештеләр. Татарстанның төрле шәһәр һәм районнарыннан килгән 39 команда арасында Иске Ибрай мәктәбе укучылары 3 урынны яуладылар!...

Районда җиңел алетика буенча мәктәп спартакиадасының беренче этабы Иске Ибрай мәктәбе укучыларының бәхәссез җиңүе белән тәмамланды.

Югары нәтиҗәләр күрсәтеп алар җиңел атлетика буенча республика финал ярышларында катнашуга юллама алдылар.

Анда да яхшы нәтиҗәләргә ирештеләр. Татарстанның төрле шәһәр һәм районнарыннан килгән 39 команда арасында Иске Ибрай мәктәбе укучылары 3 урынны яуладылар! Спартакиада батыры булып 10 сыйныф укучысы Рәфис Сәгыйтов танылды (өлкән төркем). Йөздән артык катнашучыны артта калдырып, ул 3000 метрлы дистанцияне беренче булып йөгереп узды. Команда әгъзалары Рәфис Бикушев, Айрат Шәрифуллин, Чулпан Ногманова, Айсылу Яруллина һәм Айсылу Нургатинаның да күрсәткечләре яхшы. Кече яшь төркемендә 1500 метрга йөгерүдә 6 сыйныф укучысы Алсу Сәрвәртдинова өченче урынны яулады. Шулай ук Булат Мифтәхов, Илназ Сруров, Илназ Хәсәнов, Гөлдания Гелметдинова һәм Язилә Хәйруллина да командага уңыш китерделәр. Үзенең укучылары уңышын физкультура укытучысы һәм тренер Рәис Бикушев та уртаклаша.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев