Ильвира һәм Нәфис – чемпионнар
Безнең район көрәшчеләре Республика Беренчелегендә ике көн дәвамында иң көчле исемен алуга көч сынаштылар. Билбау көрәше буенча Татарстан Чемпионаты Базарлы Матакта үтте. Александр Скворцов һәм Җәмил Сәйфуллин укучылары келәмдә лаеклы ярыштылар һәм Аксубай көрәшчеләр мәктәбенең иң яхшы традицияләрен күрсәттеләр. Беренче көнне егетләр һәм кызлар ирекле көрәш стилендә бил алышты. Үзенең...
Безнең район көрәшчеләре Республика Беренчелегендә ике көн дәвамында иң көчле исемен алуга көч сынаштылар.
Билбау көрәше буенча Татарстан Чемпионаты Базарлы Матакта үтте. Александр Скворцов һәм Җәмил Сәйфуллин укучылары келәмдә лаеклы ярыштылар һәм Аксубай көрәшчеләр мәктәбенең иң яхшы традицияләрен күрсәттеләр.
Беренче көнне егетләр һәм кызлар ирекле көрәш стилендә бил алышты. Үзенең авырлык категориясендә Ильвира Сәлаховага тиңнәр булмады. Ул менә дигән матур һәм төгәл көрәш күрсәтте. Үзенең авырлык үлчәмендә Сергей Овчинников икенче урынны алды. Өченче урында - Михаил Горожанкин һәм Илназ Гомәров.
Икенче көнне ярышлар классик стильдә үтте. Монда Яңа Дума авылыннан яшь көрәшчеләр, ике туган - Нәфис белән Рузиль Мингатиннар беренче призлы урынны яуладылар. Нәфистә - ярышларның алтын, Рузильдә көмеш бүләге. Барлык призерлар - Татарстанның җыелма командасы - билбау көрәше буенча Россия Чемпионатына барачак.
Гомумкоманда зачетында, аксубайлылар, мәйданчык хуҗалары - әлкилеләргә һәм Түбән Кама көрәшчеләренә генә җиңелеп, өченче урынны алдылар. Турнирда Татарстанның төрле төбәкләреннән килгән 18 команда катнашты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев