Хезмәт коллективлары көч сынашты
Якшәмбе көнне Аксубайда район үзәге оешмалары һәм предприятиеләренең егерме алтынчы Спартакиадасы үтте. Спартакиаданы ачу тантанасына район үзәге оешмалары һәм предприятиеләрен тәкъдим иткән йөзләгән кеше җыелды. Ярышларга районның төп спортчысы - балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе директоры Нияз Хисмәтов старт бирде. Күркәм гадәт буенча әләм күтәрү хөрмәтенә узган еллар Спартакиада җиңүчеләре...
Якшәмбе көнне Аксубайда район үзәге оешмалары һәм предприятиеләренең егерме алтынчы Спартакиадасы үтте.
Спартакиаданы ачу тантанасына район үзәге оешмалары һәм предприятиеләрен тәкъдим иткән йөзләгән кеше җыелды. Ярышларга районның төп спортчысы - балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе директоры Нияз Хисмәтов старт бирде.
Күркәм гадәт буенча әләм күтәрү хөрмәтенә узган еллар Спартакиада җиңүчеләре - мәшгульлек үзәге директоры Иван Маклаков, тренер Рәис Бикушев һәм спорт мәктәбе хезмәткәре Марина Мельникова лаек булды.
Спартакиада катнашучыларын район башлыгы Камил Гилманов шәхсән сәламләде.
-Безнең район спортлы район була бара. Спортның күп кенә төрләре буенча без республикада иң яхшы унлыкка, хәтта бишлеккә керәбез, - дип билгеләп үтте район башлыгы. - Районда олысына да, кечесенә дә спорт белән шөгыльләнү өчен бөтен мөмкинлекләр дә бар - спорткомплекс эшли, районның торак пунктларында спорт мәйданчыклары ачылды. Сәламәт яшәү рәвеше алып баручылар, спорт сөючеләр саны елдан-ел арта бара. Уңышлар һәм җиңүләр сезгә!
Быел Спартакиада программасына милли көрәш, канат тартышу, гер күтәрү, армспорт, чаңгыда йөгерү эстафетасы, шахмат, пневматик винтовкадан ату, өстәл теннисы, волейбол, мини-футбол төрләре һәм беренче тапкыр - йөзү буенча көч сынашулар кертелде. Ярышларга мәртәбәле жюри - районның күренекле спортчылары һәм тренерлары бәя бирде.
Спартакиадада районның 21 оешмасы һәм 12 авыл җирлегеннән 750дән артык кеше катнашты.
Барлык ярышлар да район үзәгенең 3нче мәктәбендә, лицейда, "Яшьлек" универсаль спорт залында һәм районның оборона-спорт оешмасы тирында барды. Бары тик канат тартышу гына урамда үтте.
Спортның һәр төрендә җиңүчеләрне урында ук бүләкләделәр.
Эшчеләр саны 50 кешедән артык булган оешмалар арасында беренче урында - Балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе, икенче урында мәгариф бүлеге, өченче урында Татавтодор.
Эшчеләр саны 50 кешегә кадәр булган оешмалар арасында беренче гомумкоманда урын - "Яшьлек" спорт комплексына, икенче урын - ДОСААФка, өченче урын мәшгульлек үзәгенә бирелде. Авыл җирлекләре буенча да җиңүчеләр билгеләнде. Беренче урында - Иске Ибрай, икенче урында - Иске Ильдеряк, өченче урында Яңа Ибрай авыл җирлекләре. Спартакиадага район башлыгының эшлекле дүшәмбесендә йомгак ясалды.
-Район Спартакиадасы - зур чара, анда күпчелек коллективлар берничә ел рәттән катнашалар. Район кешеләренең ничәмә-ничә буыны спорт йолалары үрнәгендә тәрбияләнгән. Әлеге мөһим чарада катнашуга битараф булган РУЭС, горгаз, Федоровка интернат-йорты, Мәдәният йорты, Росреестр, почта, техникум, приют коллективларының, район авыл хуҗалыгы формированиеләренең мондый позициясе гаҗәпләндерә, - дип билгеләп үтте район башлыгы. - Сәламәт яшәү рәвеше - ул спортта гына түгел, шулай ук тармак эшчәнлеге нәтиҗәсе дә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев