Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Футболдан соң – армиягә

Иске Ильдеряк авыл җирлеге халкы, ир-атлары спортка - аеруча да футболга карата битараф түгелләр. Чираттагы футбол ярышларын оештырып, алар моны тагын бер тапкыр расладылар. Бу ярышлар Россия көненә багышланды. Ачык ярышларга әйләнә-тирә авыллардан футбол сөючеләр җыелды. Урмандееволылар чакыруны кабул иттеләр. Шулай итеп, дүрт команда беренчелек өчен көч сынашты. Нәтиҗәдә, Чуаш...

Иске Ильдеряк авыл җирлеге халкы, ир-атлары спортка - аеруча да футболга карата битараф түгелләр.



Чираттагы футбол ярышларын оештырып, алар моны тагын бер тапкыр расладылар. Бу ярышлар Россия көненә багышланды.
Ачык ярышларга әйләнә-тирә авыллардан футбол сөючеләр җыелды. Урмандееволылар чакыруны кабул иттеләр. Шулай итеп, дүрт команда беренчелек өчен көч сынашты. Нәтиҗәдә, Чуаш Енорускиносыннан килгән яшьләр командасы дүрт матчта да җиңү яулап, лидерлыкка чыкты. Җыйган очколар саны буенча икенче урынга Иске Ильдеряк урта мәктәбенең өлкән сыйныф укучылары чыкты. Иске Ильдеряк авылы яшьләре командасы өченче урынга лаек булды.
Ильдеряк ягындагы әлеге футбол көне тагын бер үзенчәлеккә ия - аны уздыруда Иске Ильдеряк кешесе Владислав Глазков иганә ярдәме күрсәткән. (Бу гамәле өчен авыл җирлеге башкарма комитеты аңа тирән рәхмәтен белдерә). Армиягә китәргә бер көн калгач, призывник шундый ярышлар оештыруны Ватанны саклау бурычын үтәү белән бәйләп аңлатты. Икенче көнне аны авылдашлары, туганнары, якыннары армия хезмәтенә озаттылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев